Математикадан профильле имтихан
150 Аксубай чыгарылыш укучысы профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. - Быел беренче тапкыр математикадан бердәм дәүләт имтиханы ике өлешкә бүленде: төп һәм профильле, - диде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. - Профильле БДИны булачак һөнәр эшчәнлегендә математикадан файдаланырга планлаштырган чыгарылыш укучылары сайлый. Профильле математика имтиханында 21 бирем, ә...
150 Аксубай чыгарылыш укучысы профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
- Быел беренче тапкыр математикадан бердәм дәүләт имтиханы ике өлешкә бүленде: төп һәм профильле, - диде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. - Профильле БДИны булачак һөнәр эшчәнлегендә математикадан файдаланырга планлаштырган чыгарылыш укучылары сайлый. Профильле математика имтиханында 21 бирем, ә аның дәвамлылыгы 3 сәгать 55 минут (төп имтихан - 3 сәгать). Үтәлергә тиешле минималь чик - 27 балл. Аның нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булачак.
- Кәеф яхшы, - дип елмайдылар имтихан алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары.
Ә бер көн алдан 400гә якын тугызынчы сыйныф укучысы имтихан алуның ике пунктында рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар.
- Кисәтүләр, күчерүләр, укучыны имтиханнан чыгарып җибәрүләр булмады, - диде РОО методисты Наталья Мулеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев