Аксубаево
  • Рус Тат
  • Марк өчен – көй дә, ярдәм дә

    Якшәмбе көнне район Мәдәният йортында "Марк өчен көй" хәйрия концерты булды. Аны районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләде, ә программада район Мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар һәм хәтта һәр сабыйга җылылык һәм изгелек өләшергә әзер булган әниләр дә катнашты. Концерт узасы яңгырлы көнне Мәдәният йортына алай ук кеше күп килмәсә дә, кичә дулкынландыргыч...

    Якшәмбе көнне район Мәдәният йортында "Марк өчен көй" хәйрия концерты булды.



    Аны районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләде, ә программада район Мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар һәм хәтта һәр сабыйга җылылык һәм изгелек өләшергә әзер булган әниләр дә катнашты. Концерт узасы яңгырлы көнне Мәдәният йортына алай ук кеше күп килмәсә дә, кичә дулкынландыргыч һәм күңелләрне тетрәндерерлек булды. Концерт тәмамлангач, Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева билет сатудан кергән өч мең сум акчаны, Маркның сәламәтләнүен теләп, аның әнисе - Владлена Тимирясовага тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: