Аксубаево
  • Рус Тат
  • Малайларның һәвәслеге–картинг һәм текә борылышлар

    Шушы көннәрдә 2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында балигъ булмаганнар һәм аларның хокукын яклау эше буенча комиссиянең күчмә утырышы булды. Көн тәртибенә картинг-клуб эше белән танышу мәсьәләсе кертелде. Бераз тарих турында Аксубай картинг-клубының үткәне бай. Мәктәптән тыш үзәк катнашында Юл хәрәкәте иминлеге фонды тарафыннан ЮХИДИ базасында төзелеп, ул балаларның мавыгу...

    Шушы көннәрдә 2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында балигъ булмаганнар һәм аларның хокукын яклау эше буенча комиссиянең күчмә утырышы булды. Көн тәртибенә картинг-клуб эше белән танышу мәсьәләсе кертелде.
    Бераз тарих турында
    Аксубай картинг-клубының үткәне бай. Мәктәптән тыш үзәк катнашында Юл хәрәкәте иминлеге фонды тарафыннан ЮХИДИ базасында төзелеп, ул балаларның мавыгу объектына әверелде һәм үзен республикада да белдерә башлады. Безнең укучыларыбыз күп тапкыр республика ярышлары призерлары булдылар.
    1990-2000 нче елларда картинг-клубка йөрүчеләр үсеп, тормышта үз юлларын таптылар. Ә клуб үзе авыр заманалар кичерде. Соңгы елларда ул дәүләт автоинспекциясе территориясендә эшләде. Монда картингчылар өчен махсус картодром төзелде. Төрле сәбәпләр аркасында ул эшләми башлады. Район үзәге укучыларына анда кадәр йөрергә ерак иде. Соңгы берничә елда картинг-клуб турында сөйләмәделәр дә диярлек.
    Заманалар үзгәрә
    Узган елда 2 нче Аксубай урта мәктәбендә әлеге техник клубның эшен яңартырга булдылар. Әмма база бөтенләй бушаган була. Булган сигез картингның берсе генә дә төзек булмый. Аларны ремонтлауга зур суммада акча кирәк була.
    Балаларга картинг белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү өчен, мәктәп җитәкчелеге "РИТЭК" линиясе буенча грантлар бәйгесенә үзенең проектын тәкъдим итә һәм бер машина сатып алырлык грантка ия була. Шул арада картинг-клубта занятиеләр алып бару өчен кеше табалар. Туксанынчы еллар азагында һәм ике меңенче еллар башында спортның әлеге төре буенча секцияне алып барган Валентин Якимов яңадан картинг клубка килә.
    Яңарту-җиңел эш түгел
    Картинг-клубта эш машиналарны ремонтлаудан башлана. Балаларны теория белән генә техникага тартып булмый. Картинг-клубта шөгыльләнергә теләүче балалар-дистәләгән, ә яңа машина бер генә. Берничә машинаның рамалары гына басып калган. Җитешмәгән детальләрне өйдән алып килергә, үз акчаңны түләп токарьларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ике машинаны мәктәп остаханәсендә җыя, берсен үз өендә ясый. Юл хәрәкәте иминлеге Фонды (ул Нурлат шәһәрендә) карамагында булган картинг-клуб аңардан бернинди ярдәм алмады. Балалар техникага тартылдылар, алар арасында "авыр" яшүсмерләр дә бар иде. Яңа уку елында картинг-клубка 45 тән артык укучы язылган. Валентин Якимов өстәмә белем бирү укытучыларын хәзерләү курсларын уңышлы үтә, бу эшчәнлек белән шөгыльләнүгә рәсми лицензия ала. Детальләр кайта башлый, күптән түгел каскалар кайтарганнар. Һәр дәрес актив, эмоциональ үтә. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, машина төзелешен өйрәнәләр, йөртү практикасын бик теләп үтәләр.
    Юлда очраган авырлыклар
    Картингчылар арасында иң яхшылары ачыклана. Тик алар фәкать мәктәп спорт мәйданчыгында гына ярыша алалар. Республикада үткән ярышларга чыгу өчен акча юк. Язын республика ярышларында катнаша алмадылар, быел, октябрь азагына Казанга чакыру алдылар.
    Тәрбия алымнары
    -Балалар спорт машинасы руле артына утыргач, аларның күзләреннән нурлар сибелә,-дип сөйли Валентин Федорович, -ә бу тәрбияләүнең мөһим мизгеле. Әгәр бала икеле алса, аны төзәтмичә машина йөртә алмый. Техника белән мавыгу авыр яшүсмерләр өчен аеруча файдалы.
    -Картинг-клубта урта сыйныф укучылары техника төзелешен, аны йөртү күнекмәләрен өйрәнәләр,-дип уртаклаша фикерләре белән мәктәп директоры Алексей Сударев. -ДОСААФ линиясе буенча автосыйныфта укый башлагач, бу аларга бик тә кирәк булачак. Ә инде шоферлык эшендә мондый әзерлек-ышанычлы нигез.
    Комиссия карары
    Составында мәгариф, эчке эшләр бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм профилактикалауның башка структуралары хезмәткәрләре кергән комиссия картинг-клуб эше белән таныштылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин аның эшчәнлегенә кагылышлы проблемаларга тукталды. Шуларның иң мөһиме-финанс проблемасы.
    -Клуб эшен актив якларга кирәк,-дип билгеләп үтте җаваплы сәркатиб-балигъ булмаганнар һәм аларның хокукын яклау эше буенча комиссиянең баш белгече Марат Сафин. -Кайчакта "авыр" яшүсмерләрне бернинди түгәрәкләргә, секцияләргә яздырып булмый, алар бернәрсә белән шөгыльләнмичә, трай тибеп йөриләр, җинаять кылудан да ерак тормыйлар. Ә бу секциягә теләп йөриләр.
    Картинг-клубка район үзәгендәге башка мәктәп балалары да йөри ала. Комиссия, иң яхшы картингчыларга республика ярышларында көч сынашу мөмкинлеге бирергә кирәк дигән карарга килде. Ә моның өчен акча таләп ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: