Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өлкәннәргә ярдәм итә

Хезмәт коллективларында тырыш хезмәткәрләр еш очрый. Николай Сивков-шундыйларның берсе. Ул 21 ел буена Аксубайдагы картлар йортында шофер булып эшли. Шушы көннәрдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Николай Петрович озак еллар буена бораулау эшендә хезмәт куя, әмма оешма таркалганнан соң, янгын бүлегенә эшкә урнаша. Аксубайда картлар йорты ачылгач, бирегә кочегар...

Хезмәт коллективларында тырыш хезмәткәрләр еш очрый.

Николай Сивков-шундыйларның берсе. Ул 21 ел буена Аксубайдагы картлар йортында шофер булып эшли. Шушы көннәрдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Николай Петрович озак еллар буена бораулау эшендә хезмәт куя, әмма оешма таркалганнан соң, янгын бүлегенә эшкә урнаша. Аксубайда картлар йорты ачылгач, бирегә кочегар булып эшкә керә. Шул ук вакытта ДОСААФта шоферлыкка укый. Әлеге һөнәрне үзе өчен генә үзләштерергә уйлый, әмма таныклык алгач, аны шофер итеп алалар. Николай Сивков шуннан бирле коллективта алмаштыргысыз кеше булып санала. Ул әлеге оешмада җиңел автомобиль, "буханка", юынтык сулар ташучы ГАЗ-53 автомобильләренә идарә итә. Аңардан башка социаль оешманың көнкүреш мәсьәләләре хәл ителми дияргә була. Өлкән яшьтәге инвалидларны еш кына шифаханәгә тикшерүгә алып барырга туры килә.

-Николай Петрович-җавапчыл, үз эшенә бөтен күңелен биргән хезмәткәр,-дип сөйли аның турында Аксубай Интернат-йорт директоры Роза Минеголова. -Аны коллективта да ихтирам итәләр. Безнең кебек оешмаларда нәкъ шундый кешеләр эшләргә тиеш тә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев