Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өлкәннәр өчен китапханә

Районда күчмә иҗади лабораториянең ТР муниципаль китапханәләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча өлкән буын кешеләре белән берлектә үткәргән Түгәрәк өстәлнең көн тәртибендә «Өлкән буын өчен-китапханә» темасы зур яңгыраш тапты. Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов райондагы социаль-икътисади хәлгә кыскача бәя бирде. Түгәрәк өстәл артындагы очрашуны гамәлгә ашырган ЦБС...

Районда күчмә иҗади лабораториянең ТР муниципаль китапханәләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча өлкән буын кешеләре белән берлектә үткәргән Түгәрәк өстәлнең көн тәртибендә «Өлкән буын өчен-китапханә» темасы зур яңгыраш тапты.

Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов райондагы социаль-икътисади хәлгә кыскача бәя бирде.
Түгәрәк өстәл артындагы очрашуны гамәлгә ашырган ЦБС директоры Ирина Телешева Аксубай җирлекара үзәк китапханә тәҗрибәсе белән уртаклашып, үз чыгышында яңа мәгълүмати һәм электрон технологияләрне кертү белән бергә, күзгә-күз очрашып, җанлы аралашу кирәклеге турында да онытырга ярамый, дип ассызыклады.
Аксубай җирлекара китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә Гатина очрашу вакытында өлкән буынга культуралы хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, Аксубай Интернат-йортында өлкән гражданнар өчен эшләп килгән «Сәламәтлек» клубы мисалында өлкән буынга китапханә-мәгълүмати хезмәт күрсәтү, үзенчәлекләренә җентекләп тукталды.
Әлеге тематика буенча Зәй, Нурлат, Казан һәм Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчеләре чыгышы да семинарда катнашучыларда шулай ук зур кызыксыну уятты.
Район китапханәсе белән танышканнан соң, Түбән Баланда авыл китапханәсендә һәм Рус милли Үзәгендә, шулай ук Иске Кармәттә Хәсән Туфан музеенда булган кунаклар барысыннан да канәгать калдылар. Семинарда катнашучылар безнең районда мәдәниятның югары дәрәҗәдә булуын һәм мәдәни учреждениеләр һәм китапханәләр торышын күреп гаҗәпкә калдылар дисәк, арттыру булмас, мөгаен.
Кунакларга Аксубай коллегаларының эчкерсезлеге һәм киң күңелле булулары да ошады. Алар хәтта шулкадәр эчкерсез һәм юмарт күңелле кешеләрне сирәк очратуларын әйтергә дә онытмадылар.
Район башлыгы да муниципаль җирлекара китапханә эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев