Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лицейчылар Эдикка ярдәм акциясе үткәрделәр

Ял көннәрендә Аксубай лицее укучылары район үзәге кибетләрендә Савгач авылыннан унсигез яшьлек онкологик авыру Эдуард Краснов өчен акча җыю өчен акция оештырдылар. Исегезгә төшерәбез, безнең газетада "остеоген саркомы" дигән куркыныч диагнозга каршы көрәшкән әлеге батыр, көчле рухлы яшүмер турында мәкалә басылган иде инде. Эдикка әлеге дагнозны 2011 елның февралендә билгелиләр,...

Ял көннәрендә Аксубай лицее укучылары район үзәге кибетләрендә Савгач авылыннан унсигез яшьлек онкологик авыру Эдуард Краснов өчен акча җыю өчен акция оештырдылар.


Исегезгә төшерәбез, безнең газетада "остеоген саркомы" дигән куркыныч диагнозга каршы көрәшкән әлеге батыр, көчле рухлы яшүмер турында мәкалә басылган иде инде. Эдикка әлеге дагнозны 2011 елның февралендә билгелиләр, ул күп кенә авырлыклар аша үтәргә өлгергән инде- операцияләр, аягын кисү, анна соң метастаза белән көрәш, химиотерапия курсларын үтү.
Лицейчылар акция буенча җыелган сигез мең ярым акчаны Эдикка тапшырдылар.


-Акция оештырып, безгә ярдәм иткән лицей укучыларына бик зур рәхмәт,-дип сөйли Эдикның әнисе. -Без ярдәм кулы сузган һәр кешегә рәхмәтле. Савгач чуаш гимназиясе коллективы һәм укучылары безгә утыз мең сум акча җыеп бирделәр, изге күңелле кешеләр Эдуардның банк карточкасына ике мең ярым сум акча күчерделәр. Шулай ук авылдашлар, туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз, танышларыбыз да безгә ярдәм итәләр. Заря поселогыннан, Чуаш Адәмсуы авылыннан һәм башка торак пунктлардан да булышучылар булды.
Ничек кенә авыр булса да, без Эдикның үзен ничек хис итүе турында сорамый булдыра алмадык.
-Әлеге барысы да тотрыклы,-дип җавап бирде Надежда Валентиновна, бу турыда сөйләргә авыр булуына карамастан. - Мәскәүдә безне дәвалаудан баш тартылар, хәзер исә Санкт-Петербургтан җавап көтәбез. Алда безне республика клиник хастаханәсендә чираттагы тикшерү көтә. Ходай Тәгалә һәм изге йөрәкле кешеләр ярдәме белән авыруга каршы авыр көрәш юлы җиңеләйгән кебек була.
Әлеге көчле рухлы, ике ел буена нинди генә авырлыклар аша үтмәгән, әмма яшәргә тырышкан Эдик язмышына битараф булмаган кешеләр Саклык банкында Эдуард Вячеславович Краснов исеменә ачылган 4081 7810 8623 0280 9644/54 карта счетына акча күчереп әлеге гаиләгә ярдәм кулы суза алалар (авыруны раслаучы документ-авыру тарихы турындагы язу редакциядә бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев