Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лицейчылар билгеләп үтелде

    88 нче һөнәри лицейда тагын бер атна яңа җиңүләр һәм казанышлар белән билгеләп үтелде. Укытучылар һәм укучылар төрле бәйгеләрдә катнашып өч диплом, ике сертификат һәм бер таныклык алдылар. ПЛ-88 укучысы Дмитрий Федоров «Кул белән эретеп ябыштыру буенча электр белән эретеп ябыштыручы» һөнәре буенча ТР да башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри...

    88 нче һөнәри лицейда тагын бер атна яңа җиңүләр һәм казанышлар белән билгеләп үтелде.


    Укытучылар һәм укучылар төрле бәйгеләрдә катнашып өч диплом, ике сертификат һәм бер таныклык алдылар. ПЛ-88 укучысы Дмитрий Федоров «Кул белән эретеп ябыштыру буенча электр белән эретеп ябыштыручы» һөнәре буенча ТР да башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында һөнәри осталык Республика олимпиадасында 1 урынны алды. Дмитрий һәм аны әзерләгән укытучы Семен Сулейманкин ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. ТР ның башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары һәм инженер-педагогия хезмәткәрләре арасында Р.Нәҗметдиновның 100 еллыгына багышланган шахмат буенча республика шәхси беренчелегендә Константин Тимофеев беренче урынны алды.
    2012 елның 15 маенда лицей укучылары һәм укытучылары Л.Б.Васильева исемендәге Кама политехника көллиятендә үткән студентларның «Конкурентлы производство мохиты шартларында үз эшенең остасы» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
    Лицейның «Пешекче» белгечлеге буенча белем алучы беренче курс студентлары Марина Павлова һәм Энҗе Кәлимуллина-рәхмәт хатлары, ә аларның укытучылары Галина Гаврилова һәм Лидия Пайдаркина сертификатлар белән билгеләп үтелделәр.

    Теги: ПЛ88
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: