Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лицей яңа төс алачак

Аксубай һөнәри лицеенда капиталь ремонт тулы куәткә бара. Ул яңа уку елын яңартылган төстә каршы ала-бөтен көндәлек корпус, түбә, фасад һәм социаль яклау Идарәсе күчеп урнашачак өлеше ремонтлана. Биредә соңгы тапкыр капиталь ремонт утыз ел элек үткәрелгән. -Соңгы елларда без үз көчебез белән уку корпусы түбәсен, уку классларын, спортзал һәм...

Аксубай һөнәри лицеенда капиталь ремонт тулы куәткә бара.


Ул яңа уку елын яңартылган төстә каршы ала-бөтен көндәлек корпус, түбә, фасад һәм социаль яклау Идарәсе күчеп урнашачак өлеше ремонтлана.
Биредә соңгы тапкыр капиталь ремонт утыз ел элек үткәрелгән.
-Соңгы елларда без үз көчебез белән уку корпусы түбәсен, уку классларын, спортзал һәм ашханәне ремонтладык,-дип сөйли лицей директоры Фәрхат Аюпов.-Лицей яңа уку елын яңартылган килеш каршы алачак. Зур күләмле эшләргә максатчан акчалата средство Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша Министрлар кабинеты линиясе буенча бүлеп бирелгән, барлык кирәкле төзелеш материаллары кайтарылган, эшне башкарасы гына калган.
ПЛ-88 дә ремонт эшләрен ТКХ МПП җитәкчелегендә субподрядчы башкара. Монда ике бригада эшли-берсе фасад өлешен ремонтлау, икенчесе-бинаның социаль яклау Идарәсе урнашачак өлешен реконструкцияләү белән мәшгуль. Алар гомуми мәйданы 180 квадрат метр тәшкил иткән уку биналарын һәм китапханәне офис итеп үзгәртеп корганнар, кабинетларга планировка ясалган, эчке бизәлеш эшләре башкарыла.
-Объектны вакытына файдалануга тапшырырга тырышабыз,-дип сөйли бригадир Петр Львов. Галина Константинова, Роман Романов, Сергей Ильмендеев аның ярдәмчеләре. Лицей җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, әлеге бригада эшне сыйфатлы һәм вакытында башкаруы белән аерылып тора. Шуның өстенә алар шәхси вакытлары белән исәпләшми ләр- кичкә кадәр эшлиләр.
Ремонт эшләрен биредә 25 августка төгәлләргә планлаштыралар. Ә уку биналары лицейчыларны бүген үк кабул итүгә әзер. Быел училище тарихында беренче тапкыр абитуриентлар агышы күзәтелгән-бер урынга ике кеше.
Педагогларның профессиональлеге, сыйфатлы белем бирү, практик занятиеләр үтү өчен җиһазландырылган кабинетлар, әлбәттә инде, лицейның даны булып тора. Хәзер Пл-88 дә белем алу абруйлы. Менә шуның өчен җитәкчелек лицейлар өчен барлык шартларны тудырырга тырыша, бинаның тышкы кыяфәте дә үз статусына туры килергә тиеш. Проект фотосына карап фикер йөрткәндә-ул бистәдәге заманча биналарның берсе булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев