Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәлилгә багышлап

    Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә Муса җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтә. Өченче мәктәптә аңа багышланган "Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр" әдәби кичә узды. Балалар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә язылган шигырьләрен укыдылар. Екатерина Копанева һәм Виктория Васильева иң яхшы шигырь укучылар булдылар. Аксубай лицее "Муса безнең йөрәкләрдә" дип...

    Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә Муса җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтә.


    Өченче мәктәптә аңа багышланган "Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр" әдәби кичә узды. Балалар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә язылган шигырьләрен укыдылар. Екатерина Копанева һәм Виктория Васильева иң яхшы шигырь укучылар булдылар. Аксубай лицее "Муса безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче әсәр геройлары өчен костюмнарны үзе теккән. Укучылар шигырьләр укыдылар, интеллектуаль викторинада ярыштылар.

    Фото www.newstatar.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: