Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лаеклы һөнәр осталарына – Ника

Халыкара хатын-кызлар көнендә Аксубайда "Ел хатын-кызы - 2015" бәйгесенең беренче бүләкләү тантанасы булды. Бу көнне районның төп сәхнәсендә төрле өлкәләрдә хезмәт куйган уннарча хатын-кызны хөрмәтләделәр. -Безнең хатын-кызларыбыз гаилә учагын саклаучылар гына булып калмыйча, хезмәттә дә алдынгы булуларын исбатлыйлар. Сугышта катнашкан әби-апалар, тыл хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгында, социаль тармакларда, медицина өлкәсендә эшләүчеләр,...

Халыкара хатын-кызлар көнендә Аксубайда "Ел хатын-кызы - 2015" бәйгесенең беренче бүләкләү тантанасы булды.
Бу көнне районның төп сәхнәсендә төрле өлкәләрдә хезмәт куйган уннарча хатын-кызны хөрмәтләделәр.

-Безнең хатын-кызларыбыз гаилә учагын саклаучылар гына булып калмыйча, хезмәттә дә алдынгы булуларын исбатлыйлар. Сугышта катнашкан әби-апалар, тыл хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгында, социаль тармакларда, медицина өлкәсендә эшләүчеләр, балалар тәрбияләүче һәм аларга белем бирүче педагоглар - барыгыз да безнең тәбрикләүләрне кабул итегез, - дип бүләкләү тантанасында катнашучыларны сәламләде район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин.
Беренче булып сәхнәгә күптән түгел "Ел хатын-кызы - 2015" бәйгесенең зона этабында районны лаеклы тәкъдим иткән Роза Минеголова һәм Мәдинә Зәйдуллина чакырылды. Аларга район Советы исеменнән гөлләмә һәм бүләкләр тапшырылды (җиңүчеләр белән интервьюны 2 нче биттән укыгыз).
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесе игълан ителгәннән алып Аксубай районы хатын-кызлары бәйгенең республика һәм зона этапларында күптапкыр җиңү яуладылар. Болар - район хатын-кызлар Союзы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина, җирлекара китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева, физкультура укытучысы Лидия Горбунова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, Урмандеево авыл китапханәсе мөдире Татьяна Максимова, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, Аксубай интернат-йорт директоры Роза Минеголова, эшмәкәр Мәдинә Зәйдуллина.
Әйтергә кирәк, безнең районда үз һөнәрләренә тугры хатын-кызлар аз түгел. Исемнәре районда күптән таныш булганнар да - сәхнәгә беренче генә аяк басучылар да, барысы да "Ел хатын-кызы" исеменә лаек. Җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, авыл һәм юл хуҗалыгы, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, эшмәкәрләр... Һәр тармак өч дәгъвачыны тәкъдим итте. "Җитәкчеләр арасында ел үрнәге" номинациясендә - почта элемтәсе бүлеге башлыгы Рәмзия Сөнгатуллина, авыл җирлекләре башлыклары арасында "Хөрмәт" номинациясендә - Нина Михайлова, медицина өлкәсендә "Изге йөрәк" номинациясендә - Людмила Колесникова, социаль тармак хезмәткәрләре арасында "Югары сәләт" - Марина Бажанова, авыл хуҗалыгы өлкәсендә "Алтын куллар" номинациясендә - Гөлсинә Гарифуллина (рәсемдә), "Мәдәният һәм рух" номинациясендә - Татьяна Воронина, эшмәкәрләр арасында "Ирешелгән максат" номинациясендә - Елена Титова, юл хуҗалыгы эшчеләре арасында "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә Светлана Лодоркина җиңү яуладылар.
Үзешчән артистлар, балалар бу кичтә аларны хөрмәтләп, иң матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм соңында хатын-кызларны тагын бер сюрприз көтте - аксубайлыларны талантлы композитор, татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев котлады.
Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/gallery/category/52-i-q-2015q-06032015.html?format=html&lang=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев