Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лаеклы чыгыш ясадылар

«Каравон - 2013» рус фольклоры фестивале аксубайлыларны да колач җәеп каршы алды. Василий Воронин һәм Татьяна Воронина җитәкчелегендәге Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Калина» коллективы менә инде уналтынчы ел рәттән әлеге фестивальда катнаша. Бу юлы «Каравон»га «Калина» белән бергә гармунчы, җырлар авторы һәм башкаручы Евгений Копанев һәм Аксубай җирлекара китапханә...

«Каравон - 2013» рус фольклоры фестивале аксубайлыларны да колач җәеп каршы алды.


Василий Воронин һәм Татьяна Воронина җитәкчелегендәге Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Калина» коллективы менә инде уналтынчы ел рәттән әлеге фестивальда катнаша. Бу юлы «Каравон»га «Калина» белән бергә гармунчы, җырлар авторы һәм башкаручы Евгений Копанев һәм Аксубай җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева да барды. Делегациягә район мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов җитәкчелек итте. Быел «Каравон»га 130 коллектив, 1700 дән артык артист һәм ун меңгә якын кунак килгән иде. Әмма безнекеләр шулкадәр коллектив һәм үзешчән башкаручылар арасында да югалып калмадылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон»ның төп сәхнәсендә Ирина Телешевага «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде. Татарстанның атаклы коллективлары арасында төп сәхнәдә чыгыш ясаган бердәнбер авыл мәдәният учагы коллективы буларак, безнең «Калина» ансамбленең ничәнче ел инде Татарстанның күренекле коллективлары, Заволокиннарның рус җырлары ансамбле артыннан ук чыгыш ясап килә. Өстәп тагын шуны әйтәсе килә, ансамбльдә җитәкчеләре Ольга Копанева белән бергә «Веретенышко» балалар ансамбленең өч вәкиле дә чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, «Калина» «Синтетериха» шаян рус җырын фонограммасыз башкаручы ансамбль. Ә Евгений Копанев чыгышы «Уйна, гармун!» тапшыруына аерым төшерелде.
- Бу аксубайлылар өчен зур хөрмәт, - дип билгеләп үтте бәйрәмнән кайткан район мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов. Күңеле белән иҗатка бирелгән кешеләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Ирина Анатольевна да, «Калина» коллективы да әлеге бүләкләргә үзләренең күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре белән ирештеләр. Үзе иҗат иткән җырларны үзе үк халыкка җиткергән Евгений Петрович чын энтузиаст, ул ел саен диярлек «Каравон»да катнаша, «Уйна, гармун!» фестивалендә катнашу өчен Татарстан чикләренә дә чыгарга туры килә аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев