Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кыш бабайның туган көне

Аксубай балалары беренче тапкыр Кыш бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Мәдәният бүлегенең мәгариф бүлеге белән берлектә, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үткәргән бәйрәме могжизаларга бай булды. Илнең баш тылсымчысы туган көненә Карамелька, Алеша Попович, почта ташучы Печкин, явыз сихерче кебек әкият геройлары һәм Кыш бабай үзе килгән иде. Бәйрәм башланыр...

Аксубай балалары беренче тапкыр Кыш бабайның туган көнен билгеләп үттеләр.

Мәдәният бүлегенең мәгариф бүлеге белән берлектә, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үткәргән бәйрәме могжизаларга бай булды. Илнең баш тылсымчысы туган көненә Карамелька, Алеша Попович, почта ташучы Печкин, явыз сихерче кебек әкият геройлары һәм Кыш бабай үзе килгән иде. Бәйрәм башланыр алдыннан күрсәтелгән фильм туган көн иясенең биографиясе, хәтта Кыш бабай костюмнарының нинди тукымалардан тегелүе турында сөйләде. Балалар өчен рәсем бәйгеләреннән алып, сәхнәдә күңелле спорт ярышларына кадәр күптөрле ярышлар оештырылды, тантана гаеплесе хөрмәтенә җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм кыш фасылына туры килсен өчен Кар бөртекләре кәрзиннән кар сиптеләр, ә пингвиннар кар бәреш уенын оештырдылар. Кыш бабайның туган көненә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да чакырылды.
-Мин Кыш бабайга ышанам, - дип сөйли беренче сыйныфта белем алучы Алена. - Аңа хат яздым һәм барысын да белер өчен зур энциклопедия бүләк итүен сорадым.
-Чын Кыш бабай булмый, - дип ышандырырга тырышты икенче сыйныфта укучы шук малай Даниил. - Әмма бәйрәмнәрне дә, бүләкләрне дә яратам, могҗизага да бераз ышанам, чөнки суыкта кемдер тәрәзәләргә төрле рәсемнәр төшерә бит. Хәтта залда утырган өлкәннәрнең дә сәхнәдәге күренешләрдән күзләрендә шатлык очкыннары уйнады. Теләсә кайсы яшьтә дә әкияткә, могҗизаларга ышанасы килә бит. Һәр теләгән кеше Кыш бабайга үз куллары белән ясаган бүләген тапшыра алды. Бәйрәм соңында бәйге җиңүчеләрен грамоталар һәм призлар белән бүләкләделәр. Әлеге тылсым бәйрәме төп бәйрәм - Яңа ел алдыннан изге чаралар исәбендә беренчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев