Курсантлар атырга өйрәнә
Аксубай ДОСААФы егетләрне армиядә хезмәт итәргә әзерләүгә үз өлешен кертә. Ел саен дистәләгән яшь егет хәрби-исәп белгечлеген үзләштерә. Ә армиягә киткәч алар хәрби машиналарга идарә итәләр. Курсантларның уку планына, машина йөртүче осталыклары һәм теориядән тыш, шулай ук физик, утлы корал белән эш итү, гомумгаскәри әзерлек тә кертелгән. Ул укучыларга армия...
Аксубай ДОСААФы егетләрне армиядә хезмәт итәргә әзерләүгә үз өлешен кертә.
Ел саен дистәләгән яшь егет хәрби-исәп белгечлеген үзләштерә. Ә армиягә киткәч алар хәрби машиналарга идарә итәләр. Курсантларның уку планына, машина йөртүче осталыклары һәм теориядән тыш, шулай ук физик, утлы корал белән эш итү, гомумгаскәри әзерлек тә кертелгән. Ул укучыларга армия тормышына тизрәк яраклашу һәм куелган бурычларны яхшырак үтәү мөмкинлеге бирә. ДОСААФ хезмәткәрләре егетләрне корал белән эш итәргә, төз атырга өйрәтәләр. Пневматик винтовкадан ату - булачак солдатларның иң яраткан дәресләреннән берсе. Күптән түгел уку төркеме курсантлары өчен тирда Яшьләр көне уңаеннан ату буенча ярышлар оештырылды. Егетләр югары баллар җыйдылар. Димәк, армиягә киткәч үзләренә белем биргән педагоглары йөзенә кызыллык китермәячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев