Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куркынычсыз, матур, уңайлы

    Аксубай районында мәктәпләрне кабул итү башланды. Составында Россия кулланучылар күзәтчелеге, Дәүләт янгын күзәтчелеге, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре булган комиссия Һәр белем бирү учреждениесендә булып, каникул вакытында башкарылган эшкә бәя бирә. Беренче көнне комиссия Яңа Аксубай, Яңа һәм Иске Ибрай, Иске Кыязлы, Яңа һәм Иске Үзи, Яңа һәм Иске Тимошкино, Рус һәм...

    Аксубай районында мәктәпләрне кабул итү башланды.

    Составында Россия кулланучылар күзәтчелеге, Дәүләт янгын күзәтчелеге, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре булган комиссия Һәр белем бирү учреждениесендә булып, каникул вакытында башкарылган эшкә бәя бирә.
    Беренче көнне комиссия Яңа Аксубай, Яңа һәм Иске Ибрай, Иске Кыязлы, Яңа һәм Иске Үзи, Яңа һәм Иске Тимошкино, Рус һәм Иске Кармәт мәктәпләре һәм филиалларында булды. Тулаем алганда комиссия 33 белем бирү оешмасын - мәктәпләр һәм комплекслар составындагы балалар бакчаларын тикшерәчәк.
    Белгечләр биналарның, учреждение территорияләренең техник торышына бәя бирә, беренчел янгын сүндерү, аптечкаларның кирәк-яраклар белән тулыланышын, янгын иминлеге таләпләренә туры килгән эвакуация юллары булуын тикшерә. Ашханәләр һәм медицина кабинетлары торышына, хезмәткәрләрнең медицина күзәтүе үтүенә игътибар бирә. Беренче чиратта, әлбәттә инде, иминлеккә әһәмият бирелә. Сыйфатлы белем алу өчен уңайлы шартлар булдырылуы да төп урынны алып тора. Комиссия игътибарын шулай ук эстетик бизәлеш тә җәлеп итте.
    Бер генә нәрсә дә комиссия игътибарыннан читтә калмады: лампаларда саклагыч арматураларның булмавы, тәмәке тарту тыелуы хакындагы язулар, уку өстәлләренең дөрес маркировкаланмавы, санузеллардагы челтәрле чиләкләр (мондый чиләкләр булырга тиеш түгел), азагына җиткерелмәгән ремонт, санитар-техник челтәрләренең герметик итеп тоташтырылмавы, беренче рәттәге парталарның такта белән нинди аралыкта урнаштырылуы, кабинетларны яктырту, термометрларның булу-булмавы, химия кабинетында булырга тиешле һава суыру торбасы һ.б.лар.
    Тулаем алганда, учреждениеләр мөмкинлектән чыгып канәгатьләнерлек әзерләнгәннәр. Ачыкланган хилафлыкларны җитәкчеләр яңа уку елы башланганчыга кадәр бетерергә тиеш.
    Яңа Ибрай мәктәбе яңа уку елына һәр яктан да идеаль әзерләнгән дияргә була.
    - Җәй көне әзерлек планында эш җитәрлек. Без аны 1 июльдән башладык, - дип сөйли мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллин. - Имин, матур һәм уңайлы булсын өчен бөтен тырышлыкны куйдык.
    - Комиссиянең Яңа Ибрай мәктәбенә кагылышлы бәясе - яхшы, аерым кисәтүләр бар, әмма җитәкче алар өстендә коллектив белән берлектә эшләячәк, - диде Роспотребнадзорның баш белгече Андрей Тимирясов. - Тулаем комиссия канәгать калды. Без барлык мәктәпләрнең дә 1 сентябрьгә ачылып, укучыларны лаеклы кабул итүләрен телибез, менә шуның өчен комиссия биргән киңәшләр, кисәтүләр, тәкъдимнәр вакытында юк ителергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: