Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кунакчыл Енорускино авылы

Авыл көннәрен билгеләп үтү районда матур бер традициягә әйләнеп килә. Чуаш Енорускиносы авылы менә инде дүрт ел рәттән Авыл көнен бәйрәм итә. Җирле мәйданга авыл халкы һәм тирә-як авыллардан кунаклар җыелган иде. Халыкны бәйрәм белән котларга дип дәрәҗәле кунаклар да килде. Алар Аксубай һәм күрше районнарның чуаш милли үзәкләре башлыклары,...

Авыл көннәрен билгеләп үтү районда матур бер традициягә әйләнеп килә.


Чуаш Енорускиносы авылы менә инде дүрт ел рәттән Авыл көнен бәйрәм итә. Җирле мәйданга авыл халкы һәм тирә-як авыллардан кунаклар җыелган иде. Халыкны бәйрәм белән котларга дип дәрәҗәле кунаклар да килде. Алар Аксубай һәм күрше районнарның чуаш милли үзәкләре башлыклары, эшмәкәрләр.

Бәйрәмне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачып җибәрде. Ул Енорускино җирлегендә соңгы елларда булган үзгәрешләр турында сөйләде һәм Татарстан Чуаш милли автономиясе рәисе меценат Константин Яковлевка картина бүләк итте. Әлеге бүләк шунда ук мәктәпкә тапшырылды.

Константин Яковлев Авыл көнен билгеләп үтү традициясе озак еллар дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
-Бу туганнар һәм дуслар белән күрешү өчен менә дигән мөмкинлек, - диде ул. - Авылны аның кешеләре бизи. Без сезне көн саен күрәбез, сез хезмәт сөючән һәм гади кешеләр. Сез мактауга күнекмәгән, әмма сезнең тормышыгыз, көн саен куйган хезмәтегез - акыл һәм фидакарьлек чыганагы.

Бәйрәмдә енорускинолылар бик күп котлау сүзләре ишеттеләр. Аларның иң лаеклыларына күп төрле бүләкләр тапшырылды. Авыл көнендә җирлектәге иң өлкән кешеләргә гаилә юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, күп балалы гаиләләргә дә аерым бүләкләр әзерләнгән иде.

Авылның иң кечкенә кешеләрен дә онытмадылар, хуҗалыкларын төзек тоткан һәм маллар күп асраучы кешеләрне дә билгеләп үттеләр.
Бәйрәмне яшь артистлар Анжелика Еремеева, "Балкыш" триосы, Енорускино һәм Әлмәттән вокаль, фольклор коллективлары чыгышы бизәде. Мәйданда төрле күңелле ярышлар үтте, һәр җиңүче бүләк алды.

Авыл көне дискотека белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашучыларны быел чуаш эстрадасы артисты Елена Иовлева, аның кызы һәм оныкасы биетте.

Калган фотолар шунда Чув.Енорускино, день деревни, 19.07.2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев