Кулланма сәнгать белән шөгыльләнәләр
Трудолюбово авылында кул эшләренә оста кешеләр яши. Мәдәният йорты директоры Мария Большова һәм сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Хәмидуллина көндәлек эшләре белән авылдашларының ялын төрлеләндерергә һәм кызыклырак итәргә тырышалар. Моңа алар мәдәният чаралары, тематик кичәләр үткәреп кенә түгел, авылдашларын сәнгать иҗатына тартып та ирешәләр. Аларның төп шөгыле-кулланма сәнгать. Бу түгәрәккә балалар да,...
Трудолюбово авылында кул эшләренә оста кешеләр яши.
Мәдәният йорты директоры Мария Большова һәм сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Хәмидуллина көндәлек эшләре белән авылдашларының ялын төрлеләндерергә һәм кызыклырак итәргә тырышалар. Моңа алар мәдәният чаралары, тематик кичәләр үткәреп кенә түгел, авылдашларын сәнгать иҗатына тартып та ирешәләр. Аларның төп шөгыле-кулланма сәнгать.
Бу түгәрәккә балалар да, өлкәннәр дә бик теләп йөри. Алар кәгазьдән төрле әйберләр ясыйлар. Моның өчен чималны җирле сөтчелек комплексыннан алалар. Алар бу эшкә иҗат һәм фантазия белән якын киләләр. Түгәрәккә йөрүчеләр ясаган әйберләр мәдәният йортында оештырылган күргәзмәләрне бизәп тора, тамашачыларны гади булмаулары белән таң калдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев