Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күршеләргә кунакка

    Аксубай һәм Нурлат районнары арасында кара-каршы концертлар оештыруга старт бирелде. Аксубай районы үзешчәннәре тәкъдим иткән беренче концерт Нурлат районының Кәкре Күл авылында булды. Концертта Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының "Катюша" (җитәкчесе Т. Зайцева) вокал-хореография ансамбле, Илхат Фәизов, Елена Охотникова, Татьяна Григорьева, Резидә Юнысова, Гөлфия Гыйниятуллина, Елена Пикалова һәм шулай ук...

    Аксубай һәм Нурлат районнары арасында кара-каршы концертлар оештыруга старт бирелде.

    Аксубай районы үзешчәннәре тәкъдим иткән беренче концерт Нурлат районының Кәкре Күл авылында булды. Концертта Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының "Катюша" (җитәкчесе Т. Зайцева) вокал-хореография ансамбле, Илхат Фәизов, Елена Охотникова, Татьяна Григорьева, Резидә Юнысова, Гөлфия Гыйниятуллина, Елена Пикалова һәм шулай ук программаны алып баручы Наталья Егорова, тавыш операторы Алик Большов катнашты. Аксубай делегациясен Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов җитәкләде. Тамашачылар безнең артистлар чыгышын җылы кабул иттеләр. Сәхнәдән татар, рус, чуаш телләрендә җырлар яңгырады, шулай ук "Катюша" ансамбле башкаруында бию композицияләре тәкъдим ителде. Концертта барлыгы 22 кеше катнашты.
    Евгений Мартынов Кәкре Күл авылы халкына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, шулай ук Аксубай районы җитәкчелеге исеменнән дә изге теләкләр җиткерде һәм Нурлат районы үзешчәннәрен безнең районга концерт белән килергә чакырды.
    Нурлат муниципаль районының социаль-мәдәни үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова һәм Нурлат районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова җавап йөзеннән барысына да рәхмәт белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: