Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Кояшкай“га – бер яшь

    "Кояшкай" балалар бакчасы үзенең беренче туган көнен билгеләп үтте. Нәкъ бер ел элек Аксубайда якты, иркен төркемнәре, ике залы, заманча җиһазланган аш бүлмәсе булган балалар бакчасы ачылды. Туган көн уңаеннан коллектив һәм балалар концерт программасы әзерләделәр. Тантанада район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, ата-аналар, әби-бабайлар катнашты. Үзенең...

    "Кояшкай" балалар бакчасы үзенең беренче туган көнен билгеләп үтте.


    Нәкъ бер ел элек Аксубайда якты, иркен төркемнәре, ике залы, заманча җиһазланган аш бүлмәсе булган балалар бакчасы ачылды.

    Туган көн уңаеннан коллектив һәм балалар концерт программасы әзерләделәр.

    Тантанада район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, ата-аналар, әби-бабайлар катнашты.

    Үзенең котлау чыгышында Камил Гилманов, бер ел эчендә күп эш башкарылды, дип билгеләп үтте. Материаль-техник база яхшырды. Бакчага керү юллары уңайлы итеп үзгәртелде. Район җитәкчесе бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсын яңа ел белән тәбрикләде һәм бакчага туңдыргыч камера бүләк итте.

    "Кояшкай"га 205 бала йөри. Балаларны укыту һәм тәрбияләү белән 31 педагог шөгыльләнә. Сабыйларның шат йөзләренә карап, аларның монда бик тә теләп йөрүләренә инанасың.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: