Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Кояшкай» җылы нурларын сипте

    Аксубайда «Кояшкай» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов һәм республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнашты. -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм сез, Камил Камалович, аксубайлыларга яңа елга бик зур бүләк ясадыгыз, - диде министрлык вәкиле. - Бу безнең киләчәгебезнең нигезе булган балалар...

    Аксубайда «Кояшкай» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

    Аны ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов һәм республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнашты.
    -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм сез, Камил Камалович, аксубайлыларга яңа елга бик зур бүләк ясадыгыз, - диде министрлык вәкиле. - Бу безнең киләчәгебезнең нигезе булган балалар өчен бәя биреп бетергесез бүләк. Республикада атна саен диярлек балалар бакчалары ачылып килде. Бер ел эчендә барлыгы 56 балалар бакчасы төзелде. Ә Аксубайда - иң яхшыларның берсе. Бу чын Балалар сарае.
    Балалар, ата-аналар, педагоглар тарафыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.
    -Кышкы чорда төзелеш башлап, аны язгы пычракта да, җәйге эсседә дә, көзге яңгырлар астында да дәвам итеп, йөкләнелгән бурычны җиренә җиткереп башкарган төзелеш оешмасына рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Шулай ук мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллина җитәкчелегендәге район педагоглары составына, документлар белән шөгыльләнгән җитәкчеләргә, төзелештә катнашкан барлык кешегә дә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм.
    Уенчыклар сатып алырга гына бер миллион сум акча бүлеп бирелгән. Балалар сюжет-рольле, конструкторлык һ.б. бик күп төрле уеннар белән шөгыльләнәчәк. Республика бюджетыннан төзелешкә - 120 миллион сум, җиһазлауга 20 миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Яңа «Кояшкай» балалар бакчасы зур, якты, җылы, чиста. Ике катлы балалар бакчасында бер үк вакытта ундүрт төркем эшли, анда яшь ярымнан алып, җиде яшькә кадәр балаларны кабул итәләр.
    Аксубай районында барлыгы 29 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп-балалар бакчасы комплексы эшли.
    Беренче катта - кече яшь төркемендәге, икенче катта өлкән төркемгә йөрүче балалар урын алачак. Дүрт комплект интрактив такта белән тулыландырылган. Тукландыру бүлеге, медицина кабинеты һәм кер юу бүлеге заманча техника һәм җиһазлар белән җиһазландырылган, хәтта, әзер тукландыру продукциясен күтәргеч җиһаз да бар.
    Монда логопед, психолог кабинетлары, матур һәм нигезле эшләнгән диварлар эстетик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән, ә бәләкәчләр төркемендә - тирбәтмәле караватлар, спорт залы физик үсеш өчен тренажерлар белән җиһазландырылган, иркен актлар залына һәм аның бизәлешенә, хәтта, мәдәният учреждениеләре дә көнләшерлек. Бакча Аксубайның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм 260 урынга исәпләнелгән.
    -12 гыйнвардан 15-20 баланы үз канаты астына алган алты төркем эшләячәк, - дип сөйли балалар бакчасы мөдире Алсу Заһидуллина. - Иң яхшы тәрбиячеләр сайлап алынды.
    Аксубайлылар район үзәгендә иң яхшы бакчаларның берсе булган «Кояшкай» балалар бакчасын хәтерлиләрдер әле. Ә хәзер исә яңа «Кояшкай» балалар бакчасы үзенең җылы нурларын сипте, дип ышанып әйтергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: