Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Конференция алдыннан

Традицион август киңәшмәсен үткәрү һәм район белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсен тикшерү укытучыларның август конференциясе алдыннан 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбендә үткән директорлар киңәшмәсендә төп мәсьәлә булды. Бу уңайдан көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләргә кагылышлы бер генә аспект та төшеп калмады, хәтта эшкә алынучы укытучыларга карата куелган...

Традицион август киңәшмәсен үткәрү һәм район белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсен тикшерү укытучыларның август конференциясе алдыннан 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбендә үткән директорлар киңәшмәсендә төп мәсьәлә булды.


Бу уңайдан көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләргә кагылышлы бер генә аспект та төшеп калмады, хәтта эшкә алынучы укытучыларга карата куелган таләпләрне дә искәртеп үттеләр. Белем бирү өлкәсендә педагогларның үз кул астында тәрбияләнүчеләргә карата көч куллану гамәлләре еш күзәтелү сәбәпле, бу турыда төрле массакүләм мәгълүмат чараларында һәм телевидениедә берничә тапкыр хәбәр ителгән иде, закон белем бирү учреждениеләренә элек хөкем ителгән затларны эшкә алмауны таләп итә. Шулай ук педагогның тиешле белеме яки белемен күтәрү турындагы документы булу да шарт.
Киңәшмәдә ришвәтчелекне кисәтү турындагы мәсьәләләр дә каралды. Мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Кәримовна билгеләп үткәнчә, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен теге яки бу счетка кергән һәр сум акчаны документлаштырырга кирәк.
Яңарак кына мәктәпләрдә тагын бер мәшәкать барлыкка килде, ул да булса-балаларга карата мөмкин булган террорчылык актын кисәтүгә әзерлек эше. Бу юнәлештә укытучылар составы гына түгел, техник хезмәткәрләр коллективы да уяулык күрсәтергә тиеш. -Белем бирү учреждениеләрендә бөтен нәрсә, шул исәптән элмә такталар да бары тик регламент буенча, ГОСТ таләпләренә туры китереп ясалырга тиеш, биредә үзешчәнлеккә урын юк,-дип ассызыклады Әминә Вәлиуллина.
Киңәшмәдә «Мәктәпкә барырга булыш» акциясенең барышы турында да сүз алып барылды. Әлеге акция кысаларында Аксубай лицее, Яңа Дума, Яңа Үзи һәм Савруш мәктәпләре педколлективы үзләренә беренче сыйныфка укырга килүче балаларга уку кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкалары бүләк иткәннәр.
Киңәшмәдә район укытучыларының традицион август конференциясе үткәреләчәк көн дә билгеләнде.
Конференция 24 август көнне сәгать 10 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев