Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Команда һәм укытучы ярыштылар

Иске Ильдеряк мәктәбеннән яшь юл иминлеге инспекторлары "Имин тәгәрмәч" ХХ Республика конкурсында район данын якладылар. Команда "Барыбыз да имин юл хәрәкәте өчен" дип аталган иҗади чыгыш һәм чарада актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде. Ә менә аларның укытучылары-Ирина Прохорова "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр" конкурсында педагоглар арасында 1 нче урынны...

Иске Ильдеряк мәктәбеннән яшь юл иминлеге инспекторлары "Имин тәгәрмәч" ХХ Республика конкурсында район данын якладылар.


Команда "Барыбыз да имин юл хәрәкәте өчен" дип аталган иҗади чыгыш һәм чарада актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.

Ә менә аларның укытучылары-Ирина Прохорова "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр" конкурсында педагоглар арасында 1 нче урынны алды. Ирина Васильевна берничә ел дәвамында үз командасын районда һәм республикада юидчылар хәрәкәтендә алдынгылар рәтен тота, үзе дә шундый ук актив тормыш позициясе алып бара. Педагог барлык каршылыклар полосасын, бөтен эстафеталарны һәм сынауларны уңышлы үтте. Хәтта пневматик винтовкадан да атты һәм ПДД буенча билетларны чиште. Әмма, аның сүзләренә караганда, медицина буенча биремнәр иң авыры булган.

-Педагоглар арасындагы бәйге беренче тапкыр үткәрелде һәм көтелмәгән булды, чөнки мин балалар командасын әзерләдем, ә минем үземә ярышырга туры килде. Балалар берничә ел рәттән мәктәп һәм район данын яклап җиңүгә ирешеп килделәр, мин алар алдында һич кенә дә сынатырга тиеш түгел идем,-дип билгеләп үтте Ирина Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев