Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Князь Владимирга багышланды

Районда изге князь Владимирның тууына мең ел тулу уңаеннан чара үткәрелде. Православие динен тотучылар өчен әлеге әһәмиятле дата бөтен ил һәм чит илләрдә чиркәү-дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга Аксубайда Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры һәм Казан дәүләт мәдәният институты музыка факультетының рус...

Районда изге князь Владимирның тууына мең ел тулу уңаеннан чара үткәрелде.


Православие динен тотучылар өчен әлеге әһәмиятле дата бөтен ил һәм чит илләрдә чиркәү-дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга Аксубайда Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры һәм Казан дәүләт мәдәният институты музыка факультетының рус хоры катнашындагы концерт белән билгеләп үтелде.

Рәсим Ильясовның барлык динамик төсләрне белеп бирүеннән һәм искиткеч җырлар яңгыравыннан залда утыручылар таң калды. Хор башкаруында борынгы рус халык җырларының яңгыравы һәм дирижерның дирижер таякчыгы урынына кулына шөлдерле барабанны алуы күңелдә сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык зур хисләр уятты. Хор репертуарында Людмила Зыкина башкарган танылган җырлар, төрле фильмнар өчен язылган җырлар бар иде. Әлеге әсәрләр, оркестрга кушылып, гитара, думбра һәм балалайка өчен яңгырады.

-Изге Владимир - чукындыручы һәм Изге Руськә нигез салучы, христиан диненә, рус милләтенә, Русия дәүләтенә һәм рус мәдәниятенә нигез салучы төп фигураларның берсе, - дип әйтте сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов. - Бүгенге чара тамашачылар, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы халыклар бердәмлеген, дуслыгын гәүдәләндерә.

Аксубай районы буенча благочинный Александр Качаев әйтүенчә, Владимир христиан диненә нигез салуга үзеннән зур өлеш керткәне өчен изгеләр исәбенә кертелә.

-Рус җирендә христиан динен пропагандалауга Владимирның керткән өлеше бәя биреп бетергесез. Чукындыру рус халкының тормышын тамырдан үзгәртә, - дип әйтте дин әһеле Александр Качаев.

Район башлыгы һәм Аксубай районы буенча благочинный дирижер Рәсим Ильясовка, рус җырлары хоры җитәкчесе Александра Самойловага район исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар һәм аларны шулай ук Мәдәният институты ректоры Ривкат Йосыповка да җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев