Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көндәлектәге сурәтләр

"Беренче сыйныф укучысының иң яхшы көндәлеге" бәйгесе җиңүчесе Иске Мокшино мәктәбе укучысы Дарья Наумова булды. Бәйге йомгаклары район Мәдәният йортында үткән бәйрәм тантанасында игълан ителде. Шулай ук Самат Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы урта белем бирү мәктәбе) һәм Елена Сафонова (Иске Ильдеряк урта белем бирү мәктәбе) югары баллар алдылар. Безнең беренче...

"Беренче сыйныф укучысының иң яхшы көндәлеге" бәйгесе җиңүчесе Иске Мокшино мәктәбе укучысы Дарья Наумова булды.



Бәйге йомгаклары район Мәдәният йортында үткән бәйрәм тантанасында игълан ителде. Шулай ук Самат Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы урта белем бирү мәктәбе) һәм Елена Сафонова (Иске Ильдеряк урта белем бирү мәктәбе) югары баллар алдылар.


Безнең беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә күп кенә файдалы һәм кызыклы чараларда катнаштылар, күргәзмәләрдә, музейларда, шул исәптән Казан Кремлендә, республика Милли музеенда, шәм фигуралары музеенда, китапханә, гомумән күп кенә мәдәни урыннарда булдылар. Ә аннары фотохисап төзеделәр. Барыннан да бигрәк җиңүче Дарья үзенчәлекле фотоальбом ясаган, анда ул нинди мәдәни урыннарда булганын бик мавыктыргыч итеп тәфсилләп бәян иткән.


Самат мәдәни көндәлек һәм фотоальбомнан тыш иҗади эшләрен, кул эшләрен һәм аппликацияләрен тәкъдим итте.


Елена безнең районның бөтен музейларында, Чистай, Нурлат, Казан, Бөгелмә, Минзәлә, Яр Чаллы шулай ук Болгар шәһәрләре һәм Яңа Чишмә районы музеенда булуы белән аерылып торды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе укучыларны уку елын уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде.


- Беренче җәйге каникулыгызны файдалы һәм кызыклы үткәрүегезне телим, - дип изге теләкләрен юллады ул беренче сыйныфларга, - һәм әлбәттә, барыгызга да шатлык, яхшы кәеф насыйп булсын.


Балаларга мәдәниятне танытуда актив эш алып барган әти-әниләр дә призлар алдылар. Болар Фәнүзә Гафиятуллина, Валентина Мельникова, Татьяна Бряндина.


"Проектны гамәлгә ашыруда иң яхшы сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Ирина Павлова, Татьяна Шулаева һәм Равия Сабирова җиңү яуладылар.


"Иң мәдәни сыйныф" номинациясендә өченче мәктәпнең ике беренче сыйныфы һәм Иске Мокшино мәктәбенең беренче сыйныфы иң көчлеләре булды.


Иң кунакчыл мәдәният учреждениеләре булып Аксубай балалар китапханәсе, Аксубай туган якны өйрәнү музее һәм Урмандеево авыл китапханәсе танылды.


Проектны гамәлгә ашыруда иң мәдәни китапханәчеләр дип Валентина Жирнова, Галина Харитонова, Ирина Тимофеева табылды.


Иске Кыязлы мәктәбе укучыларына "Иң дус төркем" исеме бирелде. Алар -китапханәче, сыйныф җитәкчесе, ата-аналар һәм укучылар бергәләп мәдәни урыннарда булганнар.
Ә иң мобильле китап укучы Анатолий Мельников булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев