Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Клуб коллективлары яңа дәрәҗәләргә күтәреләләр

Клуб коллективлары яңа дәрәҗәләргә күтәреләләр Мәдәният хезмәткәренең эше турында без район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова белән сөйләшәбез. -Мәдәният хезмәткәренең эше бик күп,-дип башлады сүзен Наталья Валерьевна. -Ел әйләнәсенә эш җитәрлек. Барлык милли бәйрәмнәр, спорт ярышлары, оешмаларда үткәрелгән чараларның күпчелеге бездән башка үтми. Ә инде узып киткән февраль ае чараларга...

Клуб коллективлары яңа дәрәҗәләргә күтәреләләр
Мәдәният хезмәткәренең эше турында без район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова белән сөйләшәбез.

-Мәдәният хезмәткәренең эше бик күп,-дип башлады сүзен Наталья Валерьевна. -Ел әйләнәсенә эш җитәрлек. Барлык милли бәйрәмнәр, спорт ярышлары, оешмаларда үткәрелгән чараларның күпчелеге бездән башка үтми.

Ә инде узып киткән февраль ае чараларга аеруча бай булды. Районның барлык клублары һәм мәдәният учаклары иҗат отчетлары тәкъдим иттеләр.
-Мәдәният хезмәткәренең иҗат отчеты-ул сәхнәдә концерт программасы күрсәтү генә түгел,-дип дәвам итә Наталья Егорова. -Бу ел әйләнәсенә алып барылган җентекле эш, документлар алып бару, түгәрәк эшләре, күргәзмәләр. Моңа өстәп, үз эшеңне күрсәтә белергә дә кирәк бит әле. Иҗат отчетлары, мәсәлән, моны бик яхшы исбатладылар.

Беренче чиратта, жюри тамашачылар санын анализлады: ни дисәң дә, авыл клубында нинди хәлләр булуын белергә теләп халык мәдәният учагына килсә, бу бик тә яхшы күренеш. Халыктан беренче тапкыр сорау алу үткәрелде: клуб эшеннән алар канәгатьме, нәрсәне үзгәртергә теләр идегез һәм мәдәният хезмәткәре эшенә бәя бирделәр. Ә инде җитәкчелек, анкеталарга анализ ясап, үзенчә карар чыгарды. Авыл җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшләү җиңел түгел бит. Авылда күңел ачу урыннары юк, шуңа да элек-электән клуб төп ял итү урыны булып саналган. Ә аның эше ничек оештырылуга авыл халкының яшәү рәвеше бәйләнгән.

Гомумән, җитәкчелек коллективлар эшеннән канәгать, быел һәр концерт оригиналь сценарий, үзенчәлекле режиссура белән аерылып торды. Иҗат отчетларында барлык түгәрәкләр-бию, вокал, театр, халык уен кораллары артистлары катнашты. Кайбер клубларда декоратив сәнгать әйберләре, фото-стендлар, портфолио белән каршы алдылар.

-Клуб җитәкчесенең эше әллә каян күренеп тора. Документлар тәртиптә булса, эштә дөрес оештырылган була,-дип сөйли Наталья Валерьевна. - Мәсәлән, Мюд, Иске Ильдеряк, Иске Кыязлы, Трудолюбово, Беловка, Иске һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләрендә бөтен нәрсә дә югары дәрәҗәдә оештырылган.

Шулай ук искеильдеряклылар, сөнчәлеләр, искетимошкинолылар да бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Иске Үзидә концерт программасын алып барган Принц Ял һәм Принцесса Мәдәният концерты, Түбән Баланда, Трудолюбово, Сөнчәле иҗат отчетлары аеруча кызыклы булды. Ә менә мюдлылар бәйрәм яши торган өйне күрсәттеләр. Программа дәвамында кадр артында кемдер сөйләде. Бу йорт иясенең тавышы икән бит! Ә ул монда булган концертлардан, бәйрәмнәрдән бик тә канәгать.

-Әйбәт әзерләнгән программалар арасында ашык-пошык концерт әзерләгән клубларның эше макталмый. Режиссура юк иде, ә менә бер концертта бер үк вокаль номер ике тапкыр кабатланды-бу исә һич кенә дә рөхсәт ителми.

Иң сөенечлесе шул, һәр клубта отчетка халыкның барлык категориясе дә тартылды. Авыл клублары балалар бакчалары, мәктәп, ветераннар советы белән үзара актив эшлиләр. Концертта өч яшьтән алып балалар һәм иң өлкән яшьтәге кешеләр дә катнашты. Бер концертта 87 яшьлек әби дә катнашты, хәтта! Концертларда катнашучылар район Мәдәният йортыннан, Балалар сәнгать мәктәбеннән алган яки үзләре теккән костюмнардан чыгыш ясадылар. Бүгенгесе көндә барлык клубларда да вокаль һәм хореография ансамбльләре эшләп килә.

Иҗат отчетлары яңа йолдызларны ачтылар. Бу-Елизавета Гафиятуллина, Лилия Юнысова, Риназ Салахов, Елена Пикалова, Ольга Зубкова, Алия Сөләйманова, Илназ Гафиятов. Бер үк вакытта "Балкыш", "Уйна, гармун!" конкурсларына һәм 1 майда район үзәгенең төп мәйданында үтәчәк гала-концертка номерлар сайлап алынды.

-Яңа үрләр яулаган коллективлар да бар,-дип сөйли район Мәдәният йорты директоры. Мәсәлән, Түбән Баланда, Яңа Үзи, Иске Үзи, Иске Тимошкино, Беловка мәдә- ният йортлары концертлар белән башка авылларга чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев