Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әкиятләр фестивале

    Районның китапханәләр системасы " Әкияттә татулык һәм дуслыкка ышаныч яши" республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабын оештыра. Ул "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үтә һәм терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә юнәлтелә. Акциядә катнашуга 28 гаилә теләк белдергән инде, алар 19 апрельдә сәгать 10 да район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең театральләштерелгән куелышларын...

    Районның китапханәләр системасы " Әкияттә татулык һәм дуслыкка ышаныч яши" республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабын оештыра.


    Ул "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үтә һәм терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә юнәлтелә. Акциядә катнашуга 28 гаилә теләк белдергән инде, алар 19 апрельдә сәгать 10 да район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең театральләштерелгән куелышларын тәкъдим итәчәк. Бәйгенең төп шарты - әкият күп милләтле Татарстаныбызда яшәгән халыклар әдәбиятын һәм мәдәниятен популярлаштыру максатларында туган телдә куелырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: