Аксубаево
  • Рус Тат
  • Китапның тылсымлы көче

    «Хыял» балалар йорты хезмәткәрләре балаларның физик, әхлакый һәм психологик сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән нинди генә алымнарны һәм формаларны кулланмыйлар, шул ук вакытта биредә тәрбияләнүче балаларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торырга да тырышалар. -Приют белгечләрен соңгы елларда Россиядә балалар сәламәтлегенә кагылышлы проблеманың кискенләшүе, алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгучылар санының, балалар һәм яшүсмерләр...

    «Хыял» балалар йорты хезмәткәрләре балаларның физик, әхлакый һәм психологик сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән нинди генә алымнарны һәм формаларны кулланмыйлар, шул ук вакытта биредә тәрбияләнүче балаларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торырга да тырышалар.


    -Приют белгечләрен соңгы елларда Россиядә балалар сәламәтлегенә кагылышлы проблеманың кискенләшүе, алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгучылар санының, балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең артуы борчый. Килеп туган хәлдә без китапларны яшүсмерләрнең асоциаль тәртибен профилактикалауда нәтиҗәле чара буларак күрәбез,-дип сөйли «Хыял» балалар социаль приюты директоры урынбасары Тәнзилә Габдрахманова.
    Проект авторлары Тәнзилә Габдрахманова, Лилия Юсыпова һәм Надежда Егорованың бер төркем булып берләшеп «Китапның тылысымлы көче» дип исемләнгән үз проектларын булдырырга һәм ТР да социаль яраклашкан коммерция булмаган оешмаларга ярдәм итү программасында катнашырга карар кылулары юкка түгел. Алар эшләгән һәм күптән гамәлгә ашырылган проект социаль-куркыныч хәлдә калган балаларны һәм аларның әти-әниләрен рухи азык-кызыклы әдәбият укуга, гаилә китапханәсенә йөрүгә җәлеп итеп, тернәкләндерүне үз эченә ала. Проектны эшләү һәм тормышка ашыру этабында күп балалы, аз тәэмин ителгән ике гаиләгә аерым игътибар бирелде. Алар белән консультацияләр, әңгәмәләр, тестлар үткәрелә. Алга таба ата-аналарны эшкә урнаштыру карала, юридик һәм психологик хезмәт күрсәтелә. Проектта катнашучылар 1 июльдән 1 декабрьгә кадәр приют белгечләре үткәргән чараларда актив катнаштылар. Өстәл теннисы буенча ярышлар, шахмат-шашка турниры аерым истә калырлык булды. Әниләр көненә багышланган «Гаиләдә тәртип булса-бернинди хәзинә дә кирәкми» дип исемләнгән бәйрәм үткәрү проектка йомгак ясау булды. Бәйрәмгә биредә тәрбияләнүче барлык балаларның әти-әниләре, «Нежность» ЦСОН белгечләре чакырылды. Күп балалы Сидоровлар һәм Атамановлар гаиләләре һәр гаилә әгъзасын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен, теләсә кайсы вакытта бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булуларын күрсәттеләр. Балалар конкурс нәтиҗәләреннән канәгать калдылар, биремнәрне зур кызыксыну белән үтәделәр. Иң актив катнашучылар проект буенча откан акчага сатып алынган кыйммәтле бүләкләр: электрон китаплар, өстәл уеннары, кызыклы әдәбият алдылар.
    -Электронмы, басма хәрефләр белән язылганмы, анысы мөһим түгел, әмма китаплар үткәндә калмас дип ышанасы килә. Иң мөһиме кеше китап укыган саен белемлерәк һәм акыллырак була бара. Гаиләләргә тапшырылган китаплар аларны бергә туплар дип ышанабыз. Проектның һәм безнең көндәлек эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе-аерылышуларга юл куелмасын, балалар бары тик тулы гаиләләрдә генә тәрбияләнсеннәр өчен гаиләнең актуальлеген саклау,-дип сөйли проект авторы Надежда Егорова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: