Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китаплар иленә сәяхәт

Аксубай җирлекара китапханәдә "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" чарасы ел саен уздырыла. Бу кичә һәрвакыт кызыклы үтә, кеше дә күп килә. Быелгысы, Әдәбият елына багышланганы да, искәрмә булмады. Китапханәнең барлык бүлекләре дә алтыдан кичке сәгать унга кадәр ачык булды. Хезмәт күрсәтү бүлегенең чаралар программасы - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды....

Аксубай җирлекара китапханәдә "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" чарасы ел саен уздырыла.



Бу кичә һәрвакыт кызыклы үтә, кеше дә күп килә. Быелгысы, Әдәбият елына багышланганы да, искәрмә булмады.


Китапханәнең барлык бүлекләре дә алтыдан кичке сәгать унга кадәр ачык булды. Хезмәт күрсәтү бүлегенең чаралар программасы - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Монда кыр кухнясы урын алган иде, барлык кунакларны да солдат боткасы белән сыйладылар. Бүлек хезмәткәрләре җыелучылар алдына солдат киеменнән чыктылар. Театральләштерелгән тамаша тамашачыларда зур хис-тойгылар уятты. Җыелучылар, "Китапханәдә эңгер-меңгер чак - 2015" маршруты язулары алып, "Җиде мөһер астында" әдәби сәяхәткә юл алдылар. Детективлар тыкрыгында тукталып (туплау бүлеге), эзләнү эшләренә керештеләр. Проза паркының (хезмәт күрсәтү бүлеге) биреме документлар тупланмасының шифрын ачу (сугыш темасына әйтемнәр), сугыш прозасыннан өзекләр уку булды. Менә Табышмаклар аллеясы (бухгалтерия), тапкыр ябалакның Шигырьләр мәйданчыгы (методик бүлек), Фантастика тыкрыгы (мәгълүмати-сервис бүлеге). "Әкиятләр урамы"на юллама алу өчен (балалар китапханәсенә) сәяхәтчеләр өч әдәби сынау узарга тиеш булдылар. Мөһер сугылган маршрут кәгазе китапханәгә килгән кунаклар санын билгеләү мөмкинлеге бирде - 100 дән артык кеше булды. Ә катнашучылар өчен бу татлы приз алуга бонус булып саналды.


Балалар китапханәсендә "Осталар ярминкәсе" үз эшен башлады. Балалар һәм өлкәннәр декоратив-кулланма сәнгать остасы Әлфия Мокроусовадан мастер-класс алдылар. Альбина Гиззәтуллинаның кул эшләрен күреп сокландылар. Агачка уеп рәсем төшерергә яратучылар Андрей Бикмуллин янында әлеге сәнгать төре серләренә өйрәнделәр.


"Гаилә китапханәсе" бүлегендә оештырылган мавыктыргыч программада ата-аналарга да, балаларга да шөгыль табылды. Монда ук кызыклы кеше - Ирина Телешева белән очрашу булды. Безнең газета аның автостоп белән көньяк илләргә сәяхәте турында язган иде инде. "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" чарасына тормыш иптәше белән район башлыгы Камил Гилманов та килде. Җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева озатуында ул да барлык этаплар буенча сәяхәт итте. Чарада катнашучылар район җитәкчесен җылы кабул иттеләр, аның белән бергә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев