Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап турында – яратып

Иске Чуаш Адәмсуы авылы китапханәсендә китапны чын күңелдән яратучылар җыелды. Әдәбият елына багышланган "Китаплар миңа дөньяны ача" бәйге кичәсе аларда якты тәэсирләр калдырды. Залда - төрле яшьтәге китап укучылар. Китапханәче Галина Харитонова мавыктыргыч программа әзерләгән. Әдәби бәйгедә катнашучылар үзләре яраткан китап турында сөйләделәр. Һәркайсының яраткан китабы, жанры, авторы бар. Педагогика...

Иске Чуаш Адәмсуы авылы китапханәсендә китапны чын күңелдән яратучылар җыелды.



Әдәбият елына багышланган "Китаплар миңа дөньяны ача" бәйге кичәсе аларда якты тәэсирләр калдырды.


Залда - төрле яшьтәге китап укучылар. Китапханәче Галина Харитонова мавыктыргыч программа әзерләгән. Әдәби бәйгедә катнашучылар үзләре яраткан китап турында сөйләделәр. Һәркайсының яраткан китабы, жанры, авторы бар. Педагогика ветераны Тамара Филиппова бик күп кызыклы мәгълүмат бирде, ә ул үзе классиканы ярата икән. Укучылар һәм авыл халкы "Евгений Онегин" поэмасыннан өзекләр, Лермонтов әсәрләренә язылган музыкаль әсәрләр тыңладылар. Әлеге үзенчәлекле дәрес балаларга күп кенә яңалыклар ачты, узган гасыр авторлары әсәрләренә башкача карарга ярдәм итте. Кичәнең эчтәлекле программасында мавыгу темасына да вакыт табылды. Емелькино урта мәктәбе укытучысы Алина Михайлова кулланма-сәнгать эшләрен күрсәтте. Ул авылда алтын куллы хуҗабикә санала - тегә, бәйли, искиткеч әйберләр ясый. Алина Михайлова очрашуда катнашучылар белән мастер-класс үткәрде һәм аның китапханәдә кулланма-сәнгать буенча дәресләр үткәрү идеясен һәркем хуплады.


Интеллектуаль турнир да бик кызыклы үтте. Китап укырга яратучылар әдәби геройларны, хикәя һәм повестьлардан өзекләрне искә алдылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча кичәдә Алина Михайлова җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев