Аксубаево
  • Рус Тат
  • Киноның могҗизалы көче

    Аксубайда "XXI гасыр кайтавазы" Казан халыкара мөселман киносы чарасы кысаларында "Корыч" фильмы күрсәтелде. Дәресләрдән соң район үзәге мәктәпләре, техникум укучылары Яшьләр үзәгендә җыелды. Фильмны тәкъдим итү алдыннан сәхнәгә режиссер-сценарист Илфат Камалиев күтәрелгәч, залда атмосфера кинәттән үзгәрде. Нәфис фильм иҗат итүче шәхес белән очрашу аксубайлылар өчен яңалык булды. Сәнгать могҗизалы көчкә...

    Аксубайда "XXI гасыр кайтавазы" Казан халыкара мөселман киносы чарасы кысаларында "Корыч" фильмы күрсәтелде.


    Дәресләрдән соң район үзәге мәктәпләре, техникум укучылары Яшьләр үзәгендә җыелды. Фильмны тәкъдим итү алдыннан сәхнәгә режиссер-сценарист Илфат Камалиев күтәрелгәч, залда атмосфера кинәттән үзгәрде. Нәфис фильм иҗат итүче шәхес белән очрашу аксубайлылар өчен яңалык булды.

    Сәнгать могҗизалы көчкә ия. Мавыктыргыч сюжетлы фильм беренче минуттан ук тамашачыны үзенә җәлеп итте. Экранда ерак авылларның берсендә барган вакыйгалар сурәтләнә. Туксанынчы еллар һәм бүгенге көн вакыйгалары драматургиясе тыгыз үрелеп бара.

    Авыл мохите, геройларның ачык образлары - алга таба низагка әверелгән вакыйгаларның үзенчәлекле динамикасы, мәкерлек - экранда барган тормышны чынбарлыкка кайтарган кебек булды. Мәхәббәт лирикасы фильмга нәфис үзенчәлек өсти. Дини һәм әхлакый тәрбия проблемаларын ачып салган, тирән милли мәдәниятны сурәтләгән картина аудиториядә тирән хисләр уятты. Фильмның соңгы кадрлары күрсәтелгәндә залда тынлык хөкем сөрде. Зал кабаттан сәхнәгә күтәрелгән Илфат Камалиевны алкышлады. Сораулар яуды:

    - Фильмда нинди артистлар катнашты? Мондый сюжет ничек туды? Әлеге вакыйгалар чынлап та булганмы?

    Иҗади очрашу ачык, эчкерсез сөйләшүгә әверелде. Илфат Камалиев фильмның ничек төшерелүе, төп геройларны уйнаган Казан яшь тамашачы театры артистлары, вакыйгаларның чын булуы турында сөйләде. Фильм режиссер-сценаристның туган ягында, Әлки районында төшерелгән. Тамашачылар иҗади фикерләргә, актерлар эшенә хозурландылар. Очрашу соңында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Илфат Камалиевка район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: