Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күгәреккә каршы дару

Аксубай районы мәктәп укучылары бу атнада ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирделәр. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе, прокуратура һәм район газетасы редакциясе хезмәткәрләре катнашында Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларында сыйныф сәгатьләре, брейн-ринглар үтте. Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары коррупция чыганаклары, ришвәтчелек гамәлләренә дучар...

Аксубай районы мәктәп укучылары бу атнада ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирделәр.

Мәктәпләрдә, китапханәләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе, прокуратура һәм район газетасы редакциясе хезмәткәрләре катнашында Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларында сыйныф сәгатьләре, брейн-ринглар үтте.
Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары коррупция чыганаклары, ришвәтчелек гамәлләренә дучар ителгән эшчәнлек тармаклары турында фикер алыштылар.
Укытучы Елена Маклакова классикларның әсәрләрен искә төшерде, Гогольнең «Ревизор», «Үлгән җаннар» әсәрләрен мисал итеп алып, әлеге ассоциаль гамәлнең үзенең тарихи тамырлары бар һәм ул хәзер безнең тормышыбызның барлык өлкәләрен басып алган, дип билгеләп үтте.
- Әгәр дә ки, белем бирү тармагында да ришвәтчелек чәчәк ата икән, ул югары уку йортларыннан квалификациясез белгечләрнең чыгуына, сәламәтлек саклауда исә аның кеше гомере белән исәпләшмәвенә китерүе мөмкин, - диде педагог. - Коррупция - ул җәмгыять бәласы. Ул тирәнгә үтеп кергән саен, аңа каршы көрәш авырлаша бара.
- Коррупция латинчадан тәрҗемә иткәндә «күгәрек, бозу» дигәнне аңлата, - дип сөйли укучыларның берсе. -Ул җәмгыятькә үтеп кереп, аны эчтән кимерә.
- «Коррупция» сүзе - зыян, зарар, куркыныч, күңелсез сүз... - Хезмәт күрсәткән өчен ришвәт, бүләк бирү урынсыз, - дип билгеләп үтте икенче укучы.
Район үзәк китапханәсендә җиденче сыйныф укучылары катнашында коррупциягә каршы көрәш чарасы үтте. Алып баручы Валентина Давыдова уенны, укучылар ришвәт турында фикер йөртү белән беррәттән, биремнәрне дә үти алсыннар - бирелгән сүзләрдән дүртьюллыклар, табышмаклар уйлап тапсыннар өчен бик оста итеп оештырган иде.
Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта белем алучылар арасында брейн-ринг үтте. Укытучы Татьяна Удиярова уенны укучылар коррупция турындагы законнарга кагылышлы сорауларга җавап биреп, үзләренә бик күп яңалык туплый алырлык итеп тәкъдим итте.
- Алучы гына түгел, бирүче дә ришвәтчелекне китереп чыгаручы булып тора. Димәк, закон буенча ришвәт бирүче дә, алучы да җаваплылыкка тартыла. Законда шулай ук ришвәтчелек гамәлен тормышка ашыруда катнашкан өченче затка карата да маддә беркетелгән. Ничек кенә булмасын, гаеплеләр җәза алачак, - диде укучылар белән очрашуда прокурор урынбасары Лариса Горожанкина.
- Шуны аңлау мөһим, аерым урын биләгән һәр урындагы зат, түрә хезмәте өчен хезмәт хакы ала, аны үзенең вазыйфаи бурычлары кысаларында нинди дә булса эш башкарганы өчен бүләкләү кирәкми, - дип искәртте прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов.
- Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларындагы чаралар атна дәвамында районның барлык белем бирү учреждениеләрендә үтте. Аларның максаты - яшь буынга юридик белем бирү һәм коррупциягә каршы фикер тудыру, - дип йомгак ясады ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев