Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелең җырлап торса

Музыка-Савгач урта мәктәбендә укучыларны эстетик тәрбияләү юнәлешләренең берсе булып тора. Монда бу фәнне үз эшен яхшы белүче, югары класслы белгеч Владимир Егоров укыта. Ул - республикада үткәрелгән төрле бәйгеләр һәм фtстивальләр җиңүчесе, призеры, чуаш, татар, рус телләрендә өч йөздән артык җыр авторы. Владимир Павлович балалар белән 28 ел эшли. Шуның...

Музыка-Савгач урта мәктәбендә укучыларны эстетик тәрбияләү юнәлешләренең берсе булып тора.


Монда бу фәнне үз эшен яхшы белүче, югары класслы белгеч Владимир Егоров укыта. Ул - республикада үткәрелгән төрле бәйгеләр һәм фtстивальләр җиңүчесе, призеры, чуаш, татар, рус телләрендә өч йөздән артык җыр авторы. Владимир Павлович балалар белән 28 ел эшли. Шуның сигез елын-авторлык программасы буенча.
- Эшемдә иң мөһиме - укучының табигать тарафыннан килгән музыкаль сәләтен ачу һәм аны үстерү,- дип сөйли Владимир Павлович. - Минем авыл мәктәбенең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләгән авторлык программасын республиканың мәгариф министры хуплады һәм раслады.
Авторлык программасы бүлекләренең төп темасы-уен җырлары, балалар, чуаш халкы фольклоры, авыл җырлары, Идел буе халыклары көйләре һ.б.
Мәктәптә музыка дәресләрен алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Иркен кабинет, лаборатория. Ир-ат коллегалары белән бергә маэстро үзе ясаган амфитеатр да бар. Монда икенче-җиденче сыйныф укучылары җыр дәресләрендә музыка иҗатына өйрәнәләр. Ә инде теләүчеләр дәресләрдән соң хор, вокал һәм баян буенча түгәрәк- ләргә калалар.
Хор-музыка укытучысы эшенең үзенчәлекле юнәлеше. Мәктәп хоры составына иң сәләтле 28 укучы керә. Владимир Павлович мәктәптәге һәр укучыны тыңлап, хорда катнашучыларны җентекләп сайлый. Хәзер иң таләпчән тыңлаучы ихтыяҗын да канәгатьләндерә алырлык чып-чын вокаль коллектив оешкан. Балалар педагогның һәр хәрәкәтен, ни әйтергә теләгәнен ярты сүздән аңлыйлар. Алар рәхәтләнеп яңа музыкаль әсәрләрне өйрәнәләр, концертларда катнашалар.
Күптән түгел Савгач мәктәбе укучылары Республика балалар хоры коллективлары бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Республика башкаласыннан хор Дипломант исемен яулап кайтты. Хор җитәкчесе Владимир Егоров та лаеклы билгеләп үтелде.
-Музыка дәресләре миңа бик ошый,-дип уртаклашты фикерләре белән бишенче сыйныф укучысы Оксана. -Аеруча хорга кушылып җырлаганда. Дәресләрдән соң арыганыңны да сизмисең, хәтта. Без шул кадәрле матур җырлар өйрәндек, мин аларны өйдә дә җырлыйм.
Бүген исә хорда катнашучылар Яңа ел бәйрәме алдыннан ата-аналар алдында чыгыш ясарга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев