Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кәеф өчен – фильмнар

    Безнең ил киносына багышланган агымдагы ел халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлеге эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Бүлекнең төп бурычларының берсе - тернәкләндерү белән беррәттән заезда катнашучыларның культуралы ялын да оештыру. Әйтергә кирәк, бу эштә аларның тәҗрибәләре зур. Ел тематикасына бәйле монда "Кинотерапия" технологиясе кулланыла. Бүлектә совет чоры киноларын күрсәтү...

    Безнең ил киносына багышланган агымдагы ел халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлеге эшчәнлегендә дә чагылыш таба.

    Бүлекнең төп бурычларының берсе - тернәкләндерү белән беррәттән заезда катнашучыларның культуралы ялын да оештыру. Әйтергә кирәк, бу эштә аларның тәҗрибәләре зур. Ел тематикасына бәйле монда "Кинотерапия" технологиясе кулланыла. Бүлектә совет чоры киноларын күрсәтү оештырылган. Чөнки ял итүчеләр арасында нигездә олы яшьтәге кешеләр һәм аларның совет чоры фильмнары белән кызыксынуы зур. Репертуарда - "Девчата", "Старики-разбойники", "Любовь и голуби" һәм башка кинотасмалар бар. Кино беткәннән соң да беркем дә таралырга ашыкмый. Караган фильмнар турында сөйләшәләр, фикерләре белән уртаклашалар. "Кинотеатрда" әлеге очрашулар ял итүчеләргә яшьлеккә "кайтырга" ярдәм итә, кәефне күтәрә, олы яшьтәге кешеләрдә позитив фикер йөртүне арттыра.

    Фото: go2life.net

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: