Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кечкенәдән үк иҗатка тарту

Балаларны кече яшьтән үк музыкага җәлеп итү, һичшиксез нәниләрдә музыкаль сәнгатькә кызыксыну уятачак һәм шулай ук аларның сәләтен ачарга ярдәм итәчәк. «Буратино» балалар бакчасында нәкъ менә әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. Монда музыкаль җитәкче булып Татьяна Краснова эшли. Ата-аналар сүзләренә караганда, балалар үзләренең педагогларын бик яраталар. Алар музыка дәресләрен көтеп...

Балаларны кече яшьтән үк музыкага җәлеп итү, һичшиксез нәниләрдә музыкаль сәнгатькә кызыксыну уятачак һәм шулай ук аларның сәләтен ачарга ярдәм итәчәк.
«Буратино» балалар бакчасында нәкъ менә әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. Монда музыкаль җитәкче булып Татьяна Краснова эшли. Ата-аналар сүзләренә караганда, балалар үзләренең педагогларын бик яраталар. Алар музыка дәресләрен көтеп алалар. Татьяна Алексеевна балаларны музыка тыңларга, халык уен коралларында уйнарга, җырларга, биергә өйрәтә.
Татьяна Краснова-талантлы оештыручы, музыкант. Чираттагы чараны үткәрү өчен ул залны да үзе бизи, костюмнарны да үзе тегә, маскалар әзерли. Балалар бакчасында музыка залының иң матур урын булуы очраклы. Ә мәдәни-күңел ачу чаралары һәрвакыт җанлы мохитта үтә.
Күптән түгел ул балалар бакчасында кәбестәгә багышланган күңел ачу чарасы оештырды. Әлеге чарада балалар кәбестә турында, аңардан нинди тәмле камыр ризыклары әзерләнүе турында белделәр. Һәм чара соңында кәбестәдән әзерләнгән камыр ризыклары белән чәй табыны артына утырдылар. Бүген исә педагог чираттагы чарага әзерләнә. Ә балалар аны түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев