Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кечкенә авылның олы бәйрәме

Сергеевка авылы юбилее матур мизгелләре белән күңелгә уелып калды. Авылның 85 еллык юбилеен Уявның соңгы көненә туры килгән апостоллар Петр һәм Павелга багышланган дини бәйрәм иртәсендә билгеләп үттеләр. Һава торышының салкын булуы бәйрәмнең ямен җибәрмәде, авыл мәдәният йорты янындагы мәйданга бар авыл халкы җыелган иде. Шулай ук тантана уңаеннан республиканың...

Сергеевка авылы юбилее матур мизгелләре белән күңелгә уелып калды.


Авылның 85 еллык юбилеен Уявның соңгы көненә туры килгән апостоллар Петр һәм Павелга багышланган дини бәйрәм иртәсендә билгеләп үттеләр.

Һава торышының салкын булуы бәйрәмнең ямен җибәрмәде, авыл мәдәният йорты янындагы мәйданга бар авыл халкы җыелган иде. Шулай ук тантана уңаеннан республиканың төрле почмакларыннан да якташлары кайткан. Алар арасында Татарстан бокс федерациясенең тренер-укытучысы Владимир Терентьев, Түбән Кама Чуаш мәдәни үзәге җитәкчесе Вера Юнысова, Яр Чаллы каласыннан эшкуарлар - Вера һәм Евгений Охотниковлар бар иде. Әлеге дәрәҗәле кунакларның күбесе бәйрәмне үткәрүдә генә түгел, ә авылны төзекләндерүдә дә һәрдаим иганәче булып торалар.

Район башлыгы Камил Гилмановны, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм кадерле якташларын Сергеевка авылы җирлегендә ипи-тоз белән зурлап каршы алдылар, чуаш сырасы татып карарга тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачу хокукы шул көнне 79 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче авыл аксакалы Павел Алексей улы Туйканга бирелде.

-Өлкән буын кешеләренә күрсәткән хөрмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Туган җирләре өчен янып йөрүче кешеләр булганда, авылыбыз яши һәм яшәячәк дип ышанып әйтә алабыз, - диде ул.

-Без Сергеевкага кыш көне килеп, авылны төзеклндерү, шушы зур юбилейны үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышкан идек, - дип башлады үзенең котлау сүзен район башлыгы Камил Гилманов. - Бүген урамда салкынча булса да, күңелләребезне шатлык хисе җылыта. Мин үзем дә кечкенә генә Ямбай авылында туып үстем. Шуңа районның гүзәл почмагына урнашкан зур булмаган Сергеевка авылының бүгенге көндә матур итеп яшәп килүе, авыл халкының тормышы көннән-көн яхшыра баруы өчен чын күңелдән сөенәм. Бу эштә, әлбәттә, тынгысыз йөрәкле авыл кешеләренең һәм якташларыбызның өлеше зур. Районыбызның зур һәм кечкенә авылларында бүгенге көндә мәктәпләр, мәдәният йортлары, ФАПлар төзелә яисә төзекләндерелә, юллар түшәлә. Авыл - Россиянең төп терәге ул.


Район башлыгының сүзләрен раслагандай, Сергеевка авылына керү юлында юл төзүчеләр асфальт салу өчен әзерлек эшләренә керешкәннәр иде. Биредә шулай ук мәдәният йорты бинасының түбәсе ябылачак һәм тирә-юне тәртипкә китереләчәк. Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм уңаеннан мәдәният йортына музыкаль үзәк бүләк итте. Сергеевка авылын үстерүдә зур өлеш керткәне өчен, элек район Мәдәният бүлеген җитәкләгән Вера Юнысовага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район башлыгының Рәхмәт хатына шулай ук авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән шәхси эшмәкәр Николай Долгинов та лаек булды.

Район чуаш милли үзәге рәисе Алексей Калуков Сергеевкалыларны республика чуаш оешмасы җитәкчесе Константин Яковлев һәм үзе исеменнән дә 85 еллык юбилей белән тәбрик итте. Татарстан Чуаш мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләренә - "Россиянең Чуаш гүзәле вице-миссы-2008" исемен яулаган Елена Григорьева, Универсиада факелен йөрткән Михаил Григорьев, чуаш мәдәниятен үстерүдә керткән өлешләре өчен Анна Якушкина һәм Любовь Максименко лаек булдылар.
Сергеевлылар бу көндә күп санлы тәбрикләү сүзләре ишеттеләр. Беловка җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов авыл халкын бәйрәм белән котлап, авылны төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен, Юнысовлар гаиләсенә бүләк тапшырды. Вера Михайловна авылга һәрдаим ярдәм иткәннәре өчен Вера һәм Евгений Охотниковларга, Леонид Терентьевка рәхмәт белдерде. Беловка җирлеге депутаты Зинаида Харитонова, район мәдәният бүлеге башлыгы Евгений Мартынов үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Бәйрәмдә авылның бер генә кешесе дә игътибарсыз калмады. Авылга ярдәм кулы сузучыларга, бу көндә туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә, авылның иң кечкенә һәм иң өлкән кешесенә, танылган авылдашларының әниләренә, авылны төзекләндерүчеләргә, шәфкать туташына, хат ташучыга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм хәтта бу көндә кыз ярәшергә баручы егеткә дә бүләкләр тапшырылды. Беловка, Иске Үзи, Иске Тимошкино авылларыннан килгән һәм Аксубай Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы бәйрәмне онытылмаслык якты мизгелләргә күмде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев