Казаннан соң – икенчеләр!
Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ватанга хезмәт итәм" алтынчы Республика тарихи-мәдәни мәгълүмати проектлар бәйгесе узды. Иске Үзи урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Павел Бондарев (җитәкчесе - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Николай Львов) "Мин хәтерлим һәм горурланам!" номинациясендә үз эшен тәкъдим итте. Ул жюри тарафыннан югары бәяләнде....
Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ватанга хезмәт итәм" алтынчы Республика тарихи-мәдәни мәгълүмати проектлар бәйгесе узды.
Иске Үзи урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Павел Бондарев (җитәкчесе - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Николай Львов) "Мин хәтерлим һәм горурланам!" номинациясендә үз эшен тәкъдим итте. Ул жюри тарафыннан югары бәяләнде. 21 катнашучы арасында чараны оештыручыларга (78 нче номерлы Казан мәктәбе укучылары) гына юл куеп, ул икенче урынга лаек булды.
Фото http://httpi1.tatar-inform.ruimage2013059may1.jpg сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев