Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникулларны файдалы итеп

Мәктәптә көзге каникуллар күңелле булырга вәгъдә итә. Мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә 3нән 9 ноябрьгә чаклы көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Быел көзге каникуллар вакытында районның 19 мәктәбендә балаларны сәламәтләндерү лагерьлары ачылу карары гамәлгә керде. - Безнең районда берничә ел дәвамында каникул вакытларында ял, сәламәтлек һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын тулыландыру эше...

Мәктәптә көзге каникуллар күңелле булырга вәгъдә итә.


Мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә 3нән 9 ноябрьгә чаклы көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.
Быел көзге каникуллар вакытында районның 19 мәктәбендә балаларны сәламәтләндерү лагерьлары ачылу карары гамәлгә керде.

- Безнең районда берничә ел дәвамында каникул вакытларында ял, сәламәтлек һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын тулыландыру эше оештырыла, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова.

Бүгенге көндә аксубайлылар арасында лагерьлар белән кызыксынучылар шактый. Шуңа күрә без бу кирәкле эшне яңадан тормышка ашырырга уйладык. Сәламәтлек һәм ял лагерьлары белән 650 укучыны тәэмин итәргә планлаштырылган. Көндезге лагерьларда ике тапкыр кайнар аш белән туендыру оештырылган. Балалар рационына яшелчәләр, җиләк-җимешләр, шулай ук микро һәм макроэлементлар белән баетылган продуктлар кертелгән. Балаларга аеруча да камыр ризыклары ошый. Лагерьның эш тәртибе: 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

- Барлык мәгариф оешмаларында да көзге каникул вакытларында узачак чаралар планы төзеп куелган, - диде Гөлнур Раузетдиновна. - Тик, планга сәламәтләндерү программаларыннан тыш уку-укыту моментлары да кертелгән. Каникул вакытын дәүләт имтиханнары һәм россиякүләм олимпиадаларга әзерләнү өчен дә куллану планлаштырылган. Әлбәттә, уку процессы катгый дәресләр формасында түгел, ә актив ял итү белән аралаштырылачак. Укучыларны укытучылар һәм әти-әниләр белән берлектә оештырылган спорт ярышлары, интеллектуаль-кызыксындыру чаралары көтә.

Шулай ук уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да игътибарсыз калмый.
- Балаларның ял вакытларын тулыландыру формасы үзенчәлекле файда китерә, - дип фикерләре белән уртаклашты Гөлнур Идиятова. - Беренчедән, балалар туендырылган. Мәсәлән, иртәнге ашка аларга - боткалар, сыр белән ипи, төш вакытында - ашлар, икенче ризыклар, төштән соң җиләк җимешләр бирелә. Боларның барысы да ял итәргә килгән кайбер балаларның өйләрендә юк. Икенче уңай як - балалар үзләре генә түгел, алар вакытларын бушка сарыф итмиләр, ә төрле тәрбия һәм белем алу чараларында катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев