Кабул итү дәвам итә
29 июльдән республиканың югары уку йортларына гомуми бәйге буенча кабул итү старт алды. Максатчан юнәлеш буенча кабул итүдә беренче боерыклар чыгарыла. 3 август көнне икенче боерык чыга, аның нигезендә керү имтиханнарын тапшырмыйча яки квота чикләрендә уку йортларына керүчеләрне кабул итүдән соң калган урыннарга - төп бәйге урыннарына кабул итүләр башланачак....
29 июльдән республиканың югары уку йортларына гомуми бәйге буенча кабул итү старт алды.
Максатчан юнәлеш буенча кабул итүдә беренче боерыклар чыгарыла. 3 август көнне икенче боерык чыга, аның нигезендә керү имтиханнарын тапшырмыйча яки квота чикләрендә уку йортларына керүчеләрне кабул итүдән соң калган урыннарга - төп бәйге урыннарына кабул итүләр башланачак. Беренче этапта 80 процент урыннар тулган булырга тиеш. 8 август көнне укырга керүгә килешү гаризасы тапшырган абитуриентларны кабул итү турындагы тагын бер боерык чыгачак. Боерыклар югары уку йортының мәгълүматлар стендында һәм рәсми сайтта урнаштырыла.
Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, агымдагы елда югары уку йортларына бюджет формасында укырга кабул итүгә (югары белем программасы: бакалавриат, специалитет, магистратура) 15 806 урын бүлеп бирелгән, шулар арасыннан бакалавр һәм специалитетка - 10 меңнән артык (10 554) урын бүленгән.
Фото: slavdelo.dn.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев