Аксубаево
  • Рус Тат
  • Изгелек турында китаплар аша

    14 нче мартта Россиянең православие динен тотучылар "Православие китабы көне"н билгеләп үттеләр. Иске Адәмсуы китапханәсендә православие китапларына аерым игътибар бирелә. Дини-әхлакый тәрбия җирле китапханәче Галина Харитонова эшенең төп юнәлешләренең берсе. Әлеге датага монда шәфкатьлелек һәм шатлык темасына әдәби күргәзмә оештырганнар. Китапханәдә әлеге темага багышланган әдәбият аз түгел. Аксубай православие чиркәвенең...

    14 нче мартта Россиянең православие динен тотучылар "Православие китабы көне"н билгеләп үттеләр.


    Иске Адәмсуы китапханәсендә православие китапларына аерым игътибар бирелә. Дини-әхлакый тәрбия җирле китапханәче Галина Харитонова эшенең төп юнәлешләренең берсе. Әлеге датага монда шәфкатьлелек һәм шатлык темасына әдәби күргәзмә оештырганнар. Китапханәдә әлеге темага багышланган әдәбият аз түгел. Аксубай православие чиркәвенең якшәмбе мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торып, китаплар фонды яңа басмалар белән тулылана. Күптән түгел Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев авыл китапханәсенә бүләккә балалар өчен изгелек турында китап алып килгән. Ул балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә кызыксыну уятты. Раиф монастыре редакциясеннән килгән даими басмалар да бик күп укыла.

    Православие китаплары көнендә китапханәдә мавыктыргыч китаплар викторинасы үтте. Анда хатын-кызлар һәм кызлар командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә тормыш тәҗрибәсе зур булган китап укучылар җиңү яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: