Аксубаево
  • Рус Тат
  • IT чемпионнарына Айпадлар бирелде

    Район башлыгы Камил Гилманов районның IT чемпионнарына гомумбелем бирү учреждениеләре арасында "IT чемпион" республика проектының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләр белән очрашты. Балалар өч ай дәвамында өлкән яшьтәге кешеләргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru шәхси кабинетта теркәлеп, аның аша түләүләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иттеләр. - Бәйге шартлары...

    Район башлыгы Камил Гилманов районның IT чемпионнарына гомумбелем бирү учреждениеләре арасында "IT чемпион" республика проектының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләр белән очрашты.


    Балалар өч ай дәвамында өлкән яшьтәге кешеләргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru шәхси кабинетта теркәлеп, аның аша түләүләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иттеләр.
    - Бәйге шартлары буенча укучыларга шәхси кабинетта теркәлгән өчен дә, өлкәннәрнең Портал хезмәтләреннән файдаланулары өчен дә баллар исәпләнде, - дип сөйләде бәйге шартлары турында район башлыгына Иске Ильдеряк мәктәбе директоры Станислав Зайцев.
    Өч айлык эш нәтиҗәләре буенча - бәйгенең беренче этабында Аксубай районында өч лидер билгеләнде - район үзәгенең 3 нче урта мәктәбеннән Анна Маненкова 217 балл җыеп, район мәктәпләре арасында абсолют җиңүче булды. Иске Ильдеряк мәктәбеннән Роман Краснов - икенче, Кәкре Күлдән Анна Чубурова өченче урында. Укучылар өч ай дәвамында туганнарына, якыннарына, күршеләренә, дусларына коммуналь хезмәтләрне Дәүләт порталы аша түләүдә ярдәм итеп, үз исәпләренә баллар тупладылар. Һәм аларның хезмәте игътибарсыз калмады. Балалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән бирелгән айпадларны район башлыгына горурланып күрсәттеләр.
    - Хәзер без теләсә кайсы ноктадан Интернетка керә алабыз, - дип шатлыклы хисләрен белдерде Анна.
    - Хәзерге вакытта барысын да Интернет хәл итә. Әле мин дә кайчакта кич белән Бөтендөнья пәрәвезенә кергәлим, анда бик күп кызыклы, мавыктыргыч нәрсәләр турында белергә була. Дөньяда, илдә, республикада, районда нинди вакыйгалар булуы, шулай ук сезнең тарафтан актив алга сөрелгән Дәүләт хезмәтләре порталы турында да, үз тарафымнан сезнең район башлыгы Грантына ия булачагыгызны вәгъдә итәм, - диде Камил Гилманов it-чемпионнары белән әңгәмә вакытында.
    Мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина чемпионнарга һәм аларның остазларына бәйгедә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да кафега төшке ашка чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: