Аксубаево
  • Рус Тат
  • Истәлекле кичә

    Менә шаулап-гөрләп хатын -кызлар бәйрәме дә үтеп китте. Авыл халкы бәйрәм кичендә клубларга,мәдәният учакларына җыелды. Татар Сөнчәле халкы да 7 нче март кичендә клубка агылды. Күрше МЮД поселогыннан да килүчеләр күп иде, чөнки бу кичне авылда зур концерт оештырылды. Тамашачылар әле мондый чыгышны күргәннәре юк иде. Чыгыш ясаучылар: МБГБУ "В.Ф.Тарасов...

    Менә шаулап-гөрләп хатын -кызлар бәйрәме дә үтеп китте. Авыл халкы бәйрәм кичендә клубларга,мәдәният учакларына җыелды.


    Татар Сөнчәле халкы да 7 нче март кичендә клубка агылды. Күрше МЮД поселогыннан да килүчеләр күп иде, чөнки бу кичне авылда зур концерт оештырылды. Тамашачылар әле мондый чыгышны күргәннәре юк иде. Чыгыш ясаучылар: МБГБУ "В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта гомуми белем мәктәбе"нең "Сандугачкай " ансамбле һәм Лениногорск музыкаль көллияте студентлары бар иде. Бу искиткеч матур концертны оештыруда, әлбәттә, "Сандугачкай" ансамбле җитәкчесе Шәрәфетдинова Гүзәлнең өлеше әйтеп бетергесез булды. Бу тырыш укытучы барсына да каян өлгерә икән, дип сокланып утырдык. Ул бу ансамбльгә нигез салучы, авыл балаларының сәләтен ачучы гына түгел, аны һәрьяклап үстерүче дисәк тә ялгыш булмас. Менә 11 ел инде авылда да, мәктәптә дә бер генә чара, бер генә бәйрәм дә "Сандугачкай" ансамбленең чыгышыннан башка үтми. Балалар әлеге түгәрәккә бик теләп йөриләр, канатланып-шатланып тамашачылар алдында чыгыш ясыйлар. Бу концертта да шулай булды. Ачышлар күп иде. 9 нчы сыйныф укучысы Җиһаншин Динар Мөнир Рахмаев репертуарыннан җырлар башкарып, тамашачыларны таң калдырды.
    Ә Лениногорск музыка көллияте студентлары авылдашыбыз Мингалеев Гыйлемдар (элеккеге "Сандугачкай" ансамбле солисты), Сәхәбетдинов Илмир ( Леноногорск районы Сарабиккол авылыннан), Фәрхетдинов Рәзил (Баулы районы атаклы Кызылъяр авылыннан) үзләрен чын сәнгать кешеләре итеп күрсәттеләр. Искиткеч матур җырлары (20 ләп җыр), чыгышлары белән авылдашларыбызга чын бүләк ясадылар, онытылмас хатирәләр калдырдылар. Авылдашлар исә, Гыйлемдар белән чын мәгънәсендә горурланып утырдылар. Киләчәктә булачак сәхнә йолдызы Рафаэль Якупов (аның әнисе Фәния Сөнчәле кызы бит!) кебек үрләр яулап, авылыбызның данын еракларга танытыр дигән өметтә калдык.
    3 сәгатькә якын барган концертны Гүзәл Шәрәфетдинова үзе төзегән сценарий буенча авылыбызның уңган егете Питукин Илфат белән шундый оста итеп алып бардылар ки, хәтта вакыт үткәнен дә сизми калдык. Үз чиратында сценарий театральләштергән юмористик күренешләр белән үрелеп барды, әлбәттә, кызыклы күренешләрдә алып баручылар үзләре дә катнаштылар.
    Иң яшь артистлар Шәрәфетдинова Дилә белән Сөләйманова Айназның чыгышлары концертта ямь өстенә ямь булды.
    Барлык чыгыш ясаучыларны да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр, кат-кат чакырып җырлаттылар. Шундый күңелле бәйрәм ялы оештырганнары өчен авылдашлар, барча тамашачылар исеменнән укучыларга, Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызына, Лениногорскидан кайткан кунак егетләренә, аларны алып кайтучы Мингалеев Рөстәм абыйга, аның гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез һәм мондый концертлар авыл халкы өчен ешрак оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: