Аксубаево
  • Рус Тат
  • Исән чакта күрешик

    Аксубай лицееның тарихы бай. Шуларның иң якты битләреннән берсе - аның базасында Аксубай педагогика училищесы эшчәнлеге. Әлеге уку бинасыннан район һәм республика мәгарифе өчен көчле кадрлар чыккан. Алтмышынчы еллар башында уку бинасы ябылганнан соң, элеккеге педучилище бинасы яңа гамәлгә кергән Җитештерү мәктәбе итеп файдаланыла. Аксубай Җитештерү мәктәбе район өчен балалар...

    Аксубай лицееның тарихы бай.

    Шуларның иң якты битләреннән берсе - аның базасында Аксубай педагогика училищесы эшчәнлеге. Әлеге уку бинасыннан район һәм республика мәгарифе өчен көчле кадрлар чыккан. Алтмышынчы еллар башында уку бинасы ябылганнан соң, элеккеге педучилище бинасы яңа гамәлгә кергән Җитештерү мәктәбе итеп файдаланыла.


    Аксубай Җитештерү мәктәбе район өчен балалар бакчалары тәрбиячеләре, терлекчеләр, китапханәчеләр, слесарьлар, балта осталары, киң профильле механизаторлар, электриклар әзерли.


    Әлеге мәктәпнең 1965 елгы чыгарылыш укучыларына бүген җитмеш яшь. Узган ел алар, яшьлек еллары узган бинада җыелып, чыгарылыш юбилеен билгеләп үттеләр. Һәм менә бер елдан соң тагын очраштылар.

    - Бу мәктәп безгә тормыш өчен бик күпне бирде, - дип сөйли мәктәпнең элеккеге чыгарылыш укучысы Надежда Федорова (кыз фамилиясе Майорова). - Мин монда тәрбияче һөнәрен алдым. Һәм гомерем буена белгечлегем буенча балалар бакчасында эшләдем. Эшемне яраттым. Лаеклы ялда булуыма да озак еллар инде, әмма укыган еллар истән чыкмый.

    Без бу коридорлар буйлап күпме үттек. Директор тавышын ишетүгә, барыбыз да шунда ук каядыр югала идек.

    Аның иптәш кызы Мария Шабалина (Калмыкова) өчен тәрбияче һөнәре тормыш юлының башында мөһим була. Еллар үткәннән соң ул Уфада төпләнә һәм хезмәт юлының калган өлешен автотранспорт оешмасына багышлый. Быелгы очрашуга килүчеләр арасында "Иске Ильдеряк егетләре" Владимир Глазков һәм Николай Прохоров та бар иде. Алар очрашуга куанып бетә алмадылар. Җитештерү мәктәбен тәмамлаганнан соң аларның юллары аерыла. Николай Чистай ДОСААФы автомотоклубында машина йөртүчегә укый, армиядә хезмәт итеп кайткач, Волгоградка китә һәм лаеклы ялга чыкканчы әлеге һөнәренә тугры кала. Владимир - төзүче, Чистайда яши. Аларның сыйныфташлары Алексей Кудрявцев озак еллар районда авыл хуҗалыгы производствосында җитәкче урыннарда эшләгән кеше буларак таныш.

    Алар үткән елларны, иптәшләрен, бүгенге көндә араларында булмаган сыйныфташларын искә алдылар.

    - Без гаҗәеп матур чорда яшибез, - диләр алар. - Социаль челтәрләр аша да элемтә тотып була. Үзебезгә компьютер белән эш итүе кыенгарак туры килсә, оныкларыбыз ярдәм итә.

    - Мин Чистайдан һәр елны очрашуга киләм, - дип сөйли Владимир Глазков. - Исән чакта күрешергә кирәк, бер күрешү - бер гомер, диләр. Сыйныфташлар белән очрашу, утырып сөйләшү, аралашу бик күңелле. Күңелләр яктырып китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: