Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Искитмәле саф тавыш

Аның сәләте, искиткеч моңлы тавышы, сәхнә осталыгы райондагы йөзләгән кешенең мәхәббәтен яуларга мөмкинлек биргән. Лидия Нураева бала чактан ук җырлый. Ул башкарган лирик, рус һәм чуаш халык җырлары күңелләрдә озак саклана. Лидия Андреевна - оста куллы ханым. Ул беркайчан да кешедә күргән киемне киеп сәхнәгә чыкмас. Вокал иҗатыннан тыш, Лидия...

Аның сәләте, искиткеч моңлы тавышы, сәхнә осталыгы райондагы йөзләгән кешенең мәхәббәтен яуларга мөмкинлек биргән.


Лидия Нураева бала чактан ук җырлый. Ул башкарган лирик, рус һәм чуаш халык җырлары күңелләрдә озак саклана.
Лидия Андреевна - оста куллы ханым. Ул беркайчан да кешедә күргән киемне киеп сәхнәгә чыкмас.
Вокал иҗатыннан тыш, Лидия Андреевна тормыш иптәше, хуҗабикә, ана буларак та һәр яктан килгән. Ире Николай Николаевич белән алар өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр, алар үзләренә ошаган һөнәрләрне сайлап алганнар. Ә инде ике оныклары әбисе белән бабасын яратып туймыйлар, Сөнчәлегә кайту көннәрен санап торалар.

Нураевларның күз явын алырдай чәчәкләр үстерүе үзенә күрә бер әкият. Төрле төстәге гладиолуслар үтеп барган кешенең игътибарын җәлеп итә. Ә менә гөмбә җыю чоры килеп җиткәч, бу кешеләрне өйдә тотам, димә инде. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки әлеге йорттагы һәр бәйрәм өстәленең күрке-төрле сорттагы гөмбәләр.

Күптән түгел булып үткән "Чуаш сандугачы" фестивалендә Лидия Андреевна уңышлы чыгыш ясады. Жюри, кайберәүләрнең чыгышын бүлеп туктатса да, аңардан өченче композицияне дә башкаруын сорады.

"Афәрин!!!" - дип көч биреп торды Лидиягә Августа Уляндина. Бары тик ниндидер аңлашылмаучанлык аркасында гына Лидия Андреевна финалга чыга алмагандыр, мөгаен. Әмма аның күңеле һич кенә дә төшмәде. Иң мөһиме - аның сәләтле булуы һәм җырларга яратуы. Ул үзенең гаҗәеп тавышы белән кешеләргә энергия бирә, аларның кәефләрен күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев