Аксубаево
  • Рус Тат
  • Искеильдеряклылар – БДИ буенча алдынгы

    БДИ үткәрү нәтиҗәләре белән мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова уртаклашты. Аксубай районында БДИ рәвешендә бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясе 11 фән буенча уздырылды, дип билгеләп үтте ул. БДИны 168 чыгарылыш һәм 3 үткән ел чыгарылыш укучысы тапшырды. Бөтен чыгарылыш укучылары да урта (тулы) гомуми белем турында аттестатка ия булдылар. - Соңгы...

    БДИ үткәрү нәтиҗәләре белән мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова уртаклашты.

    Аксубай районында БДИ рәвешендә бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясе 11 фән буенча уздырылды, дип билгеләп үтте ул. БДИны 168 чыгарылыш һәм 3 үткән ел чыгарылыш укучысы тапшырды.
    Бөтен чыгарылыш укучылары да урта (тулы) гомуми белем турында аттестатка ия булдылар.
    - Соңгы елларда иң күп сайлап алынган фәннәр булып җәмгыять белеме (34%), биология (22,1%), физика (31,5%) тора, бу шуның белән нигезләнә, әлеге фәннәр буенча нәтиҗәләр күпчелек гуманитар һәм техник белгечлекләр буенча югары уку йортларына керү өчен кирәк, - дип белдерде Татьяна Валентиновна. - Шуның белән бергә профильле дәрәҗәдә математика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ бирүче чыгарылыш укучылары санының кимүе күзәтелә. Физика һәм химия фәннәрен сайлаучылар киресенчә арта.
    БДИ кураторы безнең районда биология, тарих, география һәм инглиз теле буенча уртача баллар республика күрсәткеченнән югарырак булуын да ассызыклады. Кәкре Күл мәктәбенең чыгарылыш укучысы Ольга Тимофеева (укытучысы Татьяна Крайнова) рус теле буенча БДИ дан 100 балл җыйган.
    80 һәм аннан да югарырак балл җыйган укучылар Аксубайның 2 нче урта белем бирү мәктәбендә (21,2%), Иске Ильдеряк урта белем бирү мәктәбендә (20,9%), Сөнчәле урта белем бирү мәктәбендә (19,1%), Аксубайның 3 нче урта белем бирү мәктәбендә (12,4%) һәм Аксубай лицеенда (9,2%).
    - 27 чыгарылыш укучысы бик яхшы билгеләре белән аттестат һәм РФнең "Укуда аерым уңышлар өчен" медальләрен алдылар, - ди Татьяна Борисова. - Аксубай лицее чыгарылыш укучысы Роман Шугаевка "Укуда аерым уңышлар өчен" республика медале тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, моның өчен һәр фән буенча да имтиханнарда 75 тән дә ким булмаган балл туплау шарт булып торды.
    Тулаем алганда, Иске Ильдеряк, Аксубайның 3 нче һәм 2 нче һәм Сөнчәле урта белем бирү мәктәпләренең БДИ буенча нәтиҗәләре иң яхшысы, - дип йомгаклады сүзен белгеч.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: