Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Искә алу кичәсе

3 нче Аксубай урта мәктәбендә үткән террорчылар кулыннан корбан булган Төньяк Осетиянең Беслан мәктәбе укучыларына багышланган хәтер кичәсе тугызынчы сыйныф укучыларын битараф калдырмады. Хәтта бар нәрсәгә ирония белән караган малайлар да экранга кызгану хисләре белән текәлеп, тынып калдылар, ә кызлар исә күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Экранда Беслан аналарының елаган,...

3 нче Аксубай урта мәктәбендә үткән террорчылар кулыннан корбан булган Төньяк Осетиянең Беслан мәктәбе укучыларына багышланган хәтер кичәсе тугызынчы сыйныф укучыларын битараф калдырмады.


Хәтта бар нәрсәгә ирония белән караган малайлар да экранга кызгану хисләре белән текәлеп, тынып калдылар, ә кызлар исә күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.
Экранда Беслан аналарының елаган, балаларның куркынган йөзләрен, бандитларның кыргый күзләрен, Мәскәү метросындагы, Грозныйдагы шартлатуларны, фәрештәләр зиратын, Нью-Йорктагы террористик актларны чагылдырган документаль хроника кадрлары чагылып киткәч соңгы аккордлар тынып калды. Алып баручыларның соңгы сүзләреннән соң, чараны әзерләүчеләр адресына рәхмәт йөзеннән көчле алкышлар яңгырады.
-уяу булыгыз-экстремизм бөтен җирдә колач җәйгән, кешелекле булыгыз, дөнья тагын да яктырак, гүзәлрәк булыр, - 9 а сыйныф җитәкчесе Елена Маклакованың педагог-оештыручы Елена Селиванова белән берлектә әзерләгән чараның төп максаты менә шундый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев