Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җирлекара Аксубай үзәк китапханәсе Олег Дерипасканың

"Ирекле хезмәт" фонды оештырган Россиякүләм "Библио киңлек" социаль-мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулады. Бәйгедә Россиянең 61 төбәгеннән китапханәләр 541 проект эше белән катнашкан. Гаҗәеп хәл, Россиянең 17 төбәгеннән тәкъдим ителгән 22 проект арасында "Федоровка интернат- йортында яшәүчеләргә социаль-мәдәни тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, китаплар уку тәртибен аларга уңайлы булган мохиттә оештырып, китапханә тудырган...

"Ирекле хезмәт" фонды оештырган Россиякүләм "Библио киңлек" социаль-мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулады.


Бәйгедә Россиянең 61 төбәгеннән китапханәләр 541 проект эше белән катнашкан. Гаҗәеп хәл, Россиянең 17 төбәгеннән тәкъдим ителгән 22 проект арасында "Федоровка интернат- йортында яшәүчеләргә социаль-мәдәни тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, китаплар уку тәртибен аларга уңайлы булган мохиттә оештырып, китапханә тудырган мөмкинлекләрдән дөрес итеп файдалана белергә өйрәтү, аларда китапханәгә карата уңай мөнәсәбәт булдыру" проекты белән аксубайлылар җиңүче дип табылдылар.

Әлеге хәбәр якшәмбе көнне килеп иреште, ә ике атна элек җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева Мәскәүгә чакырылып, бәйгенең финал алды ярышларында катнашты һәм, төрле тренингларда катнашып, үзенең проектын яклады.

- Бу бәйге шәһәр һәм районнарда, китапханәләрнең яңа ролен үстереп, интеллектуаль мохит булдыруда булышлык күрсәтү өчен оештырылган, - дип фикерләре белән уртаклашты Ирина Анатольевна. - Безнең китапханә социаль учреждениеләр белән актив рәвештә эш алып бара, без Аксубай һәм Федоровка интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне төрле чараларга чакырабыз һәм үзебез дә алар янына еш барабыз. Укучыны җәлеп итү өчен безнең хезмәткәрләр яңа эш юлларын һәм чараларны эзлиләр.

Китап укучылар белән тотрыклы эш алып баруның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы турында 2014 елда китапханәләр системасының өч грант отуы ачык дәлил булып тора - әлеге грантлар "РИТЭК" компаниясеннән һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан. Туган илебезнең фән һәм мәдәниятен үстерүгә өлеш кертән Россия миллиардер-эшмәкәре Олег Дерипасканың "Ирекле хезмәт" кысаларында үткәрелгән бәйгедән алган 580 меңлек грантны Аксубай китапханәчеләре проектны чынга ашыру максатында китаплар, мобильле китап киштәләре һәм "Ларгус" автомобиле саҗып алуга тотачаклар, чөнки проект мобиль хезмәт күрсәтүне күз уңында тота.

Бәйгедә Россиянең 17 төбәгеннән 22 проект җиңү яулады. Аларны тормышка ашыруга 130 меңнән 800 меңгә кадәр акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев