Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җир өстенә төшкән нур

Атна азагында 3 нче Аксубай урта мәктәбендә бөек рус шагыйре Марина Цветаеваның тууына 120 ел тулуга багышланган "Әгәр күңел канатлы булса" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәнең уку залында Марина Цветаеваның әдәби иҗатына багышланган китап- журналлар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Бирегә өлкән сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары җыелды. Цветаева укулары китапханәче...

Атна азагында 3 нче Аксубай урта мәктәбендә бөек рус шагыйре Марина Цветаеваның тууына 120 ел тулуга багышланган "Әгәр күңел канатлы булса" дип исемләнгән әдәби кичә үтте.


Китапханәнең уку залында Марина Цветаеваның әдәби иҗатына багышланган китап- журналлар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Бирегә өлкән сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары җыелды. Цветаева укулары китапханәче Фәридә Фәизованың шагыйрәнең авыр тормыш юлы турында сөйләвеннән башланып китте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Селезнева аның башкаларныкына охшамаган якты иҗаты турында сөйләде. Валентина Алексеевна сценариесе буенча әзерләнгән " Кызыл ут булып янган миләш" әдәби- музыкаль композиция катнашучылар алдында Цветаева шигъриятенең бөтен тирәнлеген ачты. Иҗади композиция кысаларында унынчы- унберенче сыйныф укучылары арасында шигырь уку бәйгесе үтте. Составына үзәк китапханә вәкилләре Фәймә Гатина һәм Валентина Янилкина кергән абруйлы жюри укучылар чыгышына бәя бирде. Алар 10"а" сыйныф укучылары: кичәне алып баручылар Адель Яфизов, Алексей Ермолаев, Наталья Козлова (Цветаева ролендә булды), Мария Варваркинаны (шагыйрәнең сеңелесе ролендә уйнаучы) яхшы яктан билгеләп үттеләр. Анна Бикмуллина иң оста шигырь укучы дип танылды.
Цветаева укуларында аерылып торган укучыларга Фәймә Гатина бүләккә китаплар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев