“Интернетка рәхмәт“ бәйгесе
19 апрельдән 9 октябрьгә кадәр пенсионерларның "Интернет-2017гә рәхмәт" компьютер гыйлемлелеген өйрәнүдәге шәхси казанышлары өченче Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә. Ул Россия Пенсия фонды, "Таттелеком" ПАО, өлкән буын гражданнарында компьютер һәм интернет гыйлемлелеген үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру Координацион үзәге тарафыннан оештырылган. Бәйге номинацияләре: gosuslugi.ru минем тәҗрибәм порталы; Минем интернеттагы казанышларым; Интернет-эшмәкәр,...
19 апрельдән 9 октябрьгә кадәр пенсионерларның "Интернет-2017гә рәхмәт" компьютер гыйлемлелеген өйрәнүдәге шәхси казанышлары өченче Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.
Ул Россия Пенсия фонды, "Таттелеком" ПАО, өлкән буын гражданнарында компьютер һәм интернет гыйлемлелеген үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру Координацион үзәге тарафыннан оештырылган. Бәйге номинацияләре: gosuslugi.ru минем тәҗрибәм порталы; Минем интернеттагы казанышларым; Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче; Интернет-туган якны өйрәнүче; Интернет-сәяхәтче. Бәйгедә катнашуга компьютер һәм интернет челтәрендә эш итү нигезләрен үзлектән үзләштергән өлкән яшьтәге (50 плюс) кешеләр һәм шулай ук махсус курслар тәмамлаган затлар чакырыла. Катнашу өчен www.azbukainterneta.ru сайтында гариза бирергә һәм шуңа өстәп үзеңнең бәйге эшен - номинациягә туры китерелгән эссе һәм фотографияләр тәкъдим итәргә.
Узган елда моңа охшаш бәйгедә Россиянең 68 төбәгеннән 3000нән артык кеше катнашты. "Иң актив төбәк" номинациясендә безнең республика җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев