Аксубаево
  • Рус Тат
  • Интернат-йортта Нәүрүз

    Федоровка интернат-йортында яшәүчеләр язгы Нәүрүз бәйрәмен каршы алдылар. Аны ничек күңеллерәк итеп үткәрәсең, табигать кешеләргә карата шулкадәр юмартырак була, диләр. Әлеге чараны оештыручылар - район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре төзегән программа төрле бәйгеләрне, әйлән-бәйләнне үз эченә алды. Татар халкы мәдәнияты турында китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Чара соңында катнашучылар бергәләп бәйрәм...

    Федоровка интернат-йортында яшәүчеләр язгы Нәүрүз бәйрәмен каршы алдылар.


    Аны ничек күңеллерәк итеп үткәрәсең, табигать кешеләргә карата шулкадәр юмартырак була, диләр. Әлеге чараны оештыручылар - район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре төзегән программа төрле бәйгеләрне, әйлән-бәйләнне үз эченә алды. Татар халкы мәдәнияты турында китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Чара соңында катнашучылар бергәләп бәйрәм боткасы пешерделәр, коймак белән чәй эчтеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: