Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Интеллектуаль ярышлар үтте

Районның барлык мәктәпләрен диярлек "Тарихи бизгәк" интеллектуаль уен колачлап ады. Аксубайда беренче тапкыр шундый ярышлар үтте. 5-7 нче сыйныф укучылары тарих һәм җәмгыять белеме буенча белемнәрен башта мәктәптә, аннан соң зональ ярышларда сынап карадылар, ә җиңүчеләр район үзәгенә килде. Турнирның барлык этапларында да тарих укытучысы Геннадий Горбунов - алыштыргысыз алып...

Районның барлык мәктәпләрен диярлек "Тарихи бизгәк" интеллектуаль уен колачлап ады.


Аксубайда беренче тапкыр шундый ярышлар үтте. 5-7 нче сыйныф укучылары тарих һәм җәмгыять белеме буенча белемнәрен башта мәктәптә, аннан соң зональ ярышларда сынап карадылар, ә җиңүчеләр район үзәгенә килде.

Турнирның барлык этапларында да тарих укытучысы Геннадий Горбунов - алыштыргысыз алып баручы, мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин жюри рәисе булды.

Икенче Аксубай мәктәбендә беренче район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал этабы үтте, анда Савгач, Сөнчәле, Яңа Тимошкино, Аксубай лицее һәм 2 нче Аксубай урта мәктәбе командалары очрашты.

Турнир биремнәре биш тема буенча билгеләнде: борынгы дөнья тарихы, урта гасырлар тарихы, Татарстан тарихы, Россия тарихы һәм җәмгыять белеме. Финал уены 12 турда үтте һәм шуңа өстәп команда капитаннары бәйгесе, монда алар үзләренең яраткан тарих эшлеклесе турында бәян итәргә тиеш булдылар. Әмма, җиңүчене билгеләү өчен өстәмә ике тур уздырырга туры килде. Нәтиҗәдә, киеренке көрәштән соң, Яңа Тимошкино мәктәбенең "Мушкетерлар" командасы (җиттәкче Вера Бикмурзина) бер балл өстенлек белән район тарих-җәмгыять белеме турниры җиңүчесе булды. Аксубай лицееның "Монолит" командасы (җитәкче Светлана Пахомова) беразга гына калышып, икенче урынны алды. Савгач мәктәбенең "Феникс" командасына (җитәкче Олеся Кириллова) өченче урын бирелде. "ХХI гасыр буыны" командасы - "Тарихи белемне саклаучылар" номинациясендә, "Клио" командасы "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев