Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иншалар кире кайта

Бу елның декабрендә 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән язачак иншаларның биш темасы билгеләнде. Агымдагы елның 1 октябренә чаклы РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы төбәкләргә иншаларны бәяләү һәм үткәрү турындагы тәкъдимнәрне җибәрәчәк. М. Ю. Лермонтовның 150 еллык юбилее уңаеннан укучылар «Бөтен Россия истә тота» («Недаром помнит вся Россия») темасы кысаларында...

Бу елның декабрендә 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән язачак иншаларның биш темасы билгеләнде.


Агымдагы елның 1 октябренә чаклы РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы төбәкләргә иншаларны бәяләү һәм үткәрү турындагы тәкъдимнәрне җибәрәчәк.

М. Ю. Лермонтовның 150 еллык юбилее уңаеннан укучылар «Бөтен Россия истә тота» («Недаром помнит вся Россия») темасы кысаларында шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен искә төшерәчәк. «Кешелеккә сугыш биргән сораулар» темасын сайлап, чыгарылыш сыйныф укучылары сугышның ни сәбәпле килеп чыгуы һәм аны үз күзләре белән күргән кешенең халәте турында уйланачак. «Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым» темасы әти-әниләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәткә багышланган. «Кешеләр нәрсә белән яши» («Чем люди живы») темасы укучыларга рухи кыйммәтләр, кешелекнең әхлакый һәм фәлсәфи проблемалары турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә бөтен Россия күләмендә үткәреләчәк тестка әзерлек башлана. Анда укучылар рус теленнән инша язачаклар, шуның нәтиҗәләренә карап, баланың БДИга кертелү-кертелмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

2015 елда рус теле буенча БДИ да берничә вариант җаваплы тестлар юкка чыгачак. Аның урынына Бердәм дәүләт имитиханнарына кертелүнең төп шартларыннан берсе булып, инша язу калачак. Элегрәк рус әдәбияты һәм математикадан тест биремнәре булган «А» өлеше алып ташланган иде.

Иншалар «зачет - бирә алмады» системасы буенча бәяләнәчәк. Февраль һәм апрель-май айларында яңадан тапшыру мөмкинлеге дә булачак. Әлеге үзгәрешләр 2014 елда рус теленнән имтихан нәтиҗәләре түбән булу аркасында кертелгән. Анда Россия мәгариф күзәтчелеге алдан билгеләнгән иң түбән баллны 36 дан 24 кә үзгәртергә мәҗбүр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев